Авыру балаларны сөендерделәр

2012 елның 7 декабре, җомга

Инвалидлар декадасы кысаларында район җитәкчелеге урын өстендә ятучы һәм яман шеш авырулы балаларның өйләрендә булып, хәлләрен белешә, тормыш шратлары белән якыннан таныша, бүләкләрен тапшырып, гаиләгә аз булса да сөенеч бүләк итә. Кызганычка каршы, дөньялар алга барган саен, чир-хаста саны кимеми, әле яши генә башлаган балаларның аның корбанына әверелүе исә тагын да аяныч. Безнең Актаныш муниципаль районында барысы 7 яман шеш авырулы һәм 13 урын өстендәге  бала исәпләнә.

Кичә район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев Актаныштан Тимировлар гаиләсендә булып, 5 яшьлек нәни Рифатка компьютер бүләк итте. Бәләкәй булса да, Рифат инде күпне кичергән. Узган елның 30 декабрендә куялар аңа куркыныч диагнозны. Яңа өметләр баглап бәйрәм көткән гаиләгә әлеге хәбәрнең нинди авыр хәсрәт булып ишелгәнен үз баласы авыру ата-ана гына бөтен зурлыгы белән төшенә алыр. Бу вакытта өченче бәбиен көтүче әни кеше – Ильнара улы белән Казанга хастаханәгә китә. Март аенда ялга алар инде өчәүләп – яңа туган Фәрит белән кайталар. Нәни төпчеген үз әнисендә калдырып, Ильнара янә Рифат белән Казанга юл ала. 7 ай дәваланалар алар биредә. Инде Рифатның хәле алга таба, бар да әйбәт булачак, дип өметләндерә табиблар.

Рифат күчтәнәчләргә бик сөенде, мәртәбәле кунак – Фаил Мисбах улы бүләк иткән уенчык роботны исә бөтенләй кулыннан да төшермәде.

Гаилә мондый игътибар, вакытында тиз арада Казанга хастаханәгә урнашырга булышканнары, һәрвакыт хәлләрен белешеп, ярдәм күрсәтеп торганнары өчен район җитәкчелегенә, туганнары, авылдашларына зур рәхмәтле.

Район инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе С.Әхмәтова да кичә Яңа Әлем авылында яшәүче Бәдрәшитовлар гаиләсендә булып, 9 сыйныфта укучы Диләрәгә район җитәкчелеге исеменнән бүләкләр тапшырып кайтты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International