"Лачын" кызлары булдыра

2012 елның 19 декабре, чәршәмбе

ТР укучыларының IX кышкы Спартакиадасы кысаларында 14-16 декабрь көннәрендә Мамадыш шәһәрендә 1996-98 елгы кызлар арасында хоккей уеннары узды. Ярышларда 9 команда көч сынашты.

Безнең Актаныштан “Лачын” командасы кызларына бәйгеләредә авырга туры килде – мамадышлылар белән узган беренче уенан соң нибары бер сәгать ял бирелгән иде аларга. Шулай да, Актанышның “Лачын” командасын хаклы рәвештә җиңүче дип саный алабыз – алар мәртәбәле II урынга лаек булдылар. Төп өстенлек сабалыларда, III урында Мамадыш районы җыелма командасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International