Бүген Россия Федерациясендә гражданлык хәле актларын теркәү Органнары оешуга 95 ел тулу уңаеннан, Актанышта тантаналы чара узды. Бәйрәмгә инде лаеклы ялдагылар да чакырылган иде, аларга аерым хөрмәт-игътибар күрсәтелде.
“Кешеләрнең тормышларында була торган иң әһәмиятле вакыйгалар һәммәсе дә ЗАГС бүлеге белән бәйле. Дөньяга нәни сабый аваз саламы, я булмаса, яшь гаилә төзеләме, берәрсе бакыйлыкка күчәме – һәммәсе дә безнең бүлек аша үтә. Шуңа күрә дә без юридик яктан гына белемле хезмәткәрләр түгел, ә бәлки оста психолог та була белергә тиеш”,- дип билгеләп үтте үз чыгышында Актаныш муниципаль район башкарма комитетының гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге башлыгы Г.Мөхәммәдиева. Ул бәйрәмдә катнашучыларны юбилей белән тәбрикләде, хезмәт уңганнарына Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Менә алар – намуслы хезмәт куеп, мәртәбәгә ирешкәннәр:
Күҗәкә авыл җирлегеннән М. Мусина ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хатына,
Теләкәй җирлегеннән Ф.Рәшитова ТР ЗАГС Идарәсенең Мактау грамотасына,
Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге башлыгы Г.Мөхәммәдиева ТР ЗАГС Идарәсенең Рәхмәт хатына ия булдылар.
Актаныш муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән ЗАГС бүлеге белгече В.Фазлыева, Яңа Әлем җирлегеннән А.Габдрәшитова һәм Иске Байсар җирлегеннән Л.Мансуровалар бүләкләнде.
Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлеге Рәхмәт хатлары Актанышбаш җирлегеннән Ф.Гайнановага, Иске Сәфәр җирлегеннән Г.Фәритовага, Тат.Суыксу җирлегеннән Г.Хамматуллина, Иске Богады җирлегеннән Г.Салихова һәм Чалманарат авыл җирлегеннән Г.Локмановага тапшырылды.