Гомерләрен һәм сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, Чернобыль атом-электр станциясендә реактор китергән бәла-казаны юкка чыгару эшендә катнашканнар саны сирәгәйгәннән-сирәгәя. Исән вакытларында хөрмәт һәм ихтирам күрсәтеп, хәлләрен белешү, мөмкин кадәр ярдәм күрсәтү дәүләтнең һәм һәр гражданның изге бурычыдыр. Бу нисбәттән, быел ниһаять, чернобыльчеләрнең торак хәлләрен яхшырту программасы гамәлгә керде. Кичә Актаныш районының Теләкәй җирлегендә шул программа буенча беренче йорт кулланышка тапшырылды. Әлеге җирлектә туып-үскән, куркыныч авария нәтиҗәсен бетерү эшләрендә 20 көн тырышлык куйган Марат Яхинга яңа йорт ачкычларын “Радуга” ҖЧҖ җитәкчесе Ф.Мөхәммәтов тапшырды. Чарада район Советы рәисе урынбасары И.Барыев та катнашты. Ул Марат Әхсән улына саулык-сәламәтлек, яңа йортта бәхетле яңа тормыш теләде.
Чернобыльчеләргә яңа торак гаиләдәге кешеләр санына карап, бер кешегә 32 кв.метр исәбеннән төзелә яисә бирелә. “Радуга” ҖЧҖ эшчеләре исә ялгызы гына көн күрүче Марат Яхинга аны иркенрәк – 37 кв.метр күләмендә итеп төзи алганнар. Әлбәттә, яңа нигезгә дә буш кул белән килмәгәннәр – оешма тәрәзәләр өчен кәрнизләр, Теләкәй җирлеге башкарма комитеты тәрәз челтәрләре һәм савыт-саба, “Игелек үзәге” хезмәткәрләре исә яңа йортка өстәл һәм урындыклар бүләк иттеләр.
Районыбызда гомер итүче 15 чернобыльченең бүгенге көндә сигезе – торак хәлен яхшырту программасында чиратта тора. Дәүләт торак сертификаты бу узып баручы елда аларның берсенә тапшырылачак, киләсе 2013 елда исә андый бәхет тагын 5 чернобыльчегә елмаер дип көтелә.