Мөмкинлекләре чикләнгәннәр декадасы кысаларында Актаныш муниципаль районының “Игелек үзәге” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе инвалид балалар арасында “Минем әнием” дип исемләнгән бәйге оештырган иде. Әлеге бәйгедә мөмкинлеге чикләнгән 26 бала катнашты.
14 декабрь көнне әлеге кыз-малайларның һәммәсен үзәккә кунакка чакырдылар, алар белән тематик кичә үткәрелде. Кичәдә балалар үзләренең әниләренә шигырьләр, җырлар, биюләр бүләк иттеләр, бүлекчә психологы биргән биремнәрне эшләделәр, бергәләшеп уеннар уйнадылар. Кичә ахырында барлык катнашучы балаларга бүләкләр тапшырылды.
.jpg)