Киңәшле эш таркалмас

2012 елның 17 декабре, дүшәмбе

17 декабрь көнне район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев җитәкчелегендә район Советы, башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре белән традицион  киңәшмә узды.  Анда узган атна дәвамында алып барылган эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды, бүлек җитәкчеләре үз тармакларында башкарылган эшкә анализ бирделәр, алдагы чорга үткәреләсе чаралар тәгаенләнде, планнар билгеләнде.

Киңәшмәдә күтәрелгән төп мәсьәлә – алда көткән Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек турында булды. Вакыт санаулы гына көннәр калса да, әле һаман Боз шәһәре диварларын күтәрү, кар фигуралары ясау, урамнарны бизәү хәрәкәте әкрен бара, өстәвенә кич-төннәрен көчләрен кая куярга белми йөрүче яшьләр бу тудырылган матурлыкны юкка чыгару – фигураларны бозу-җимерү, урам утларын вату белән шөгыльләнәләр. Буш вакытны күңелле  үткәрү максатында   “Яшьлек” мәдәният үзәгендә атна дәвамында бильярд бүлмәсе эшли. Әмма, анда уйнарга керүгә караганда, алар никтер төнге урамда җиңел  машиналарда “ралли” оештыру һәм вандаллык белән шөгыльләнүне өстенрәк күрәләр. “Әзерлек эшләрен тизрәк төгәлләп, чыршының утларын яндырырга да, кичләрен сакларга чыгуны оештырабыз. Шул ук вакытта халык дружиналары (ДНД) да активлыкларын киметмәсеннәр – бар җирдә тәртип булсын”,- дип белдерде Ф.Камаев. Ул, шулай ук, фигураларның зур һәм матур итеп ясалуына игътибар итәргә кушты.

Бәйрәм чоры истә калырлык, күңелле үтсен өчен, аңа әзерлекне бүгеннән башлау кирәк. 30-31 декабрь көннәрендә традицион рәвештә район мәдәният сараенда уза торган Балмаскарадка репетицияләр башланган, бу хакта район башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлеге җитәкчесе Л.Хөсәенов белдерде. Күп кенә оешмалар балалар чыршыларын быел “Яшьлек” мәдәни үзәгендә уздырачак. Каникуллар чорына исә “Яшьлек” укучылар өчен кинофильмнар, мультфильмнар тәкъдим итә – Актанышның 2 санлы мәктәбе белән бу хакта аерым килешү төзелгән, дип сөйләде “Яшьлек”нең җитәкчесе А.Хаҗиева.

“Актанышның чаңгы базасы эшли – чаңгы шуарга теләгән һәркем өчен базаның ишекләре һәрчак ачык булсын, соңыннан кереп кайнар чәй эчәргә теләүчеләр өчен кафесы эшләсен, бар шартлар тудырылсын”,- дип ассызыклады Ф.Камаев.

Яңа ел чыршысы утларын кабызу 22 декабрьгә 18.00 сәгатькә дип тәгаенләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International