Ел ахырында артка борылып карап, үткәннәргә бер йомгак ясый, нәтиҗә чыгаралар, алдагы көнгә бурыч – максатларны билгелиләр. “ТР Актаныш муниципаль районы балалар сәнгать мәктәбе” укучылары бу уку елының шушы чоры аралыгында нинди яңа һөнәрләр үзләштерүләрен, осталыкларын арттыруларын кичә район мәдәният сарае сәхнәсендә, сәнгать мәктәбенең иҗат концертында күрсәттеләр.
Фойега укучыларның киндергә, тактага, пыялага төшергән рәсемнәре, папье-машедан ясаган курчаклар, һ.б. кул эшләреннән күргәзмә әзерләгәннәр иде. Бер генә кеше дә әлеге рәтләр яныннан тыныч узып китә алмагандыр. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Шәмсунова һәр сурәт, һәр эшне якын килеп карап , сокланып йөрде: “Сәнгать мәктәбенең рәсем бүлегендә яңа бер буын үсеп килә – чын мәгънәсендә талантлы рәссамнар буыны. Әлеге эшләрдән күргәзмәләрне даими тәкъдим итәргә кирәк. Бу юнәлешне тагын да үстерү, камилләштерү өчен нинди ярдәм кирәк – булышабыз”,- диде ул укытучыларга.
Концертта укучылар җыр-биюгә маһирлыкларын, баян, скрипка, фортепьяно,гитара һ.б. уен коралларында уйнау осталыкларын күрсәттеләр.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Л.Шәмсунова укучыларга, укытучыларга бу гүзәллек дөньясын тудыруда куйган тырышлыклары өчен рәхмәтләрен җиткерде: “Һәр кеше дә, һәр бала да нинди дә булса табигый сәләткә ия. Без –ата-аналар, өлкәннәр әлеге сәләтне ачу, үстерү өстендә эшләргә, балаларның киләчәген, алдагы язмышын кайгыртырга бурычлыбыз”,- дип белдерде ул, һәм кыз-малайларрга киләчәктә дә уңышлар теләде.