2012 елның санаулы гына көннәре калды. Нәкъ бер ел элек аны зур хыяллар, якты өметләр белән каршылаган идек. Ничек үтте соң ул 2012 ел? Район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаевның мәгълүмат чаралары журналистлары белән очрашуы шушы сораудан башланды.
Елга йомгак
Елга йомгак ясаганда, артка борылып карыйсың, эшләгән эшләрне барлыйсың, проблемаларны күздән үткәрәсең, киләчәккә планнар корасың. Бу - табигый хәл. Быелгы ел үткәне белән чагыштырганда начар килмәде. 2012 ел дәвамында Актаныш муниципаль район Советы, аның Башкарма комитеты үзенең төп юнәлешен социаль үзгәрешләрне камилләштерү, халыкның яшәү дәрәҗәсен яхшырту, икътисадны тотрыкландыру, мәгарифне, мәдәният, сәламәтлек саклау, физкультура һәм спортны, капиталь төзелешне, коммуналь хуҗалыкны үстерү бурычлары комплексын хәл итү юнәлешендә максатчан эш алып барды.
Актаныш районы социаль-икътисадый үсеш буенча Татарстан Республикасының 45 районы арасында бүгенге көнгә 22 нче урында тора. 2012 елның гыйнвар-октябрь айларында төяп җибәрелгән продукция күләме 1 млрд 320 млн сум тәшкил итте. Сәнәгатьтә җитештерү индексы узган ел белән чагыштырганда аз гына кимрәк – 95% булды. Әлеге күрсәткеч кимүнең объектив һәм субъектив сәбәпләре бар. 2012 елның гыйнвар-октябрь айларына уртача хезмәт хакы 14 мең 507сум 50 тиен тәшкил иткән. Узган ел белән чагыштырганда, бу сан 23%ка артык.
Агымдагы елда хезмәт базарында тотрыклы хәл сакланды. Ел башында рәсми теркәлгән эшсезләр саны 74 кеше исәпләнсә, бүген 41 кеше исәптә тора, республика буенча алганда, эшсезлек күләме ягыннан без иң түбәннәрдән – барысы 0,30% тәшкил итә. Мисал өчен, республика буенча ул күрсәткеч уртача 1,13%. Эш бирүчеләр белән актив эшчәнлек алып бару нәтиҗәсендә, вакансияләр банкы даими тулыланып бара – эшче көчләргә, белгечләргә мохтаҗлык зур. Бигрәк тә, авыл хуҗалыгы тармагы буенча бүген барысы 178 вакансияле эш урыны бар. Шуңа күрә дә, алдыбызга эш бирүчеләр тарафыннан кадрлар әзерләү, аларны җәлеп итү буенча тиешле чаралар күрелергә тиеш, дигән максат куябыз.
Районда барлыгы 9798 лаеклы ялдагы өлкән кеше яши. Уртача пенсия күләме бүген 7817 сум тәшкил итә.
2007-2012 елларда барысы 1266 ана капиталы сертификаты бирелде, шуларның 925ен гаиләләр торак хәлләрен яхшырту өчен кулланды.
Күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлеге бирү буенча күп кенә эшләр башкарылды – 432 күпбалалы гаиләнең 306сы район исемлегенә кертелде. 2012 елның 17 декабренә 175 гаиләгә җир кишәрлекләре бирелде.
Муниципаль идарә органнары урыннарда хуҗалык итүнең төрле формаларын, нормаль үсеш өчен урта һәм кече эшмәкәрлекне үстерү буенча тиешле шартлар тудырырга бурычлылар. 2012 елда урта һәм кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләргә ярдәм буларак, ТР икътисад министрлыгы тарафыннан ЛИЗИНГ-грант, социаль эшмәкәрлек грантларын отуга юнәлдерелгән конкурслар оештырылды. Районыбызда ЛИЗИНГ-грант программасы буенча 4 этапта быел 10 эшмәкәр катнашты. Соңгы нәтиҗә әлегә билгеле түгел.
Авыл хуҗалыгы
Әлеге тармак Актаныш районының социаль-икътисадый үсешендә төп урынны алып тора. Ул быел да үз эшчәнлеген 2008-2012 елларга кабул ителгән программа нигезендә алып барды. Районыбыз хезмәтчәннәре агымдагы елда үзләренең зур фидакарь хезмәте, тырышлыгы белән бүгенге тормышның яшәешен тәэмин итәрлек игенчелек, терлекчелек продукциясен җитештерүгә ирештеләр, булганы саклап калынды. Басу-кырларыбыздан 129 мең тоннага якын икмәк уңышы җыйнап алдык.
Төп акча керемен терлекчелек бирә. Елны 1 млрд. 336 млн. сум акча кереме белән төгәллибез, шуның 803 млн сумын терлекчелек тармагы тәшкил итә. Терлекчелектә мөгезле эре терлекләрнең баш саннарын ишәйтү моңа этәргеч ясады. Үткән елдан 2 меңгә якын башка арттырып, хуҗалыклардагы МЭТ санын 32800 гә җиткердек. Ә алдагы елларда 40 меңгә җиткерү бурычы тора. Сөт-ит җитештерү планнарының арттырып үтәлүе дә терлекчелек тармагының югары уңышка ирешүе хакында сөйли. Агымдагы елда район буенча 45500 тонна сөт, 5200 тонна ит җитештерелгән, узган елга карата бу күрсәткеч 105% тәшкил итә. Районыбызда 21 гаилә фермасы эшләп килә, шуларның 14 е – югары технологиялеләрдән. Әле тагын 42 гаилә фермасы төзергә теләк белдергән эшмәкәрләребез бар.
Шунысы сөендерә: 2012 ел авыл хуҗалыгында уртача хезмәт хакларын арттыру мөмкинлеге бирде - бүген авыл хуҗалыгы тармагында уртача хезмәт хакы 11752 сум: үсеш – 15 процент.
Төзелеш
2012 елны төзелешләр елы дияргә тулы мөмкинчелегебез бар. Якынча 650 млн. сумга якын капиталь салым үзләштерелде. Шуның 385 млн.нан артыграгы юллар төзелешенә туры килә – 9 чакрымга якын яңа юл салынды, 9,5 чакрым юлга асфальт түшәлде.
Еллык планны 102% арттырып үтәп, барысы 16625 кв метр торак йортлар төзелеп тапшырылды. Район буенча бүген бер кешегә 23,5 кв.метр торак мәйданы туры килә.
Ветераннарны торак белән тәэмин итү, АПК, “Граждане на селе” программалары буенча өлкәннәребез, авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар тораклы булдылар. Сугыш ветераннарының торак хәлләрен яхшырту программасы нигезендә чиратта торучы 406 ветеранның 384е торак шартларын яхшыртты, бу елда гына да 56 ветеранга яңа шәхси йорт җиткердек. Шушы көннәрдә ветераннар өчен махсус төзелгән 30 фатирлы йорт кулланышка тапшырылачак.
Шул ук агымдагы елда Аеш, Тыңламас авылларында күпфункцияле җәмәгать үзәкләре сафка басты.
Капиталь төзелеш, ремонт өлкәсенә килсәк, 2012 елда өч күпфатирлы йортта 11 млн. сумлык комплекслы капиталь ремонт башкарылды. Чуракай җирлегендә реконструкциядән соң өр-яңа төскә кергән җәмәгать үзәге ишекләрен ачты.
30 елдан артык файдалануда булган мәктәпләргә капиталь ремонт республика программасы кысаларында Актаныш 1 санлы һәм Яңа Әлем мәктәпләрендә түбә, тәрәзә, ишекләр, эчке коммуникацияләргә ремонт, тышлау эшләре – барысы 21 млн 700 мең сумлык ремонт эшләре башкарылды. “Һәркем йөри алырлык мохит” программасы буенча исә Актаныш 1 санлы урта мәктәбенә өстәмә 2 млн 200 мең сум күләмендә ремонт ясалды.
Сәламәтлек саклау объектларын модернизацияләү программасы нигезендә районда 9 ФАПка ремонт ясалды, Иске Байсар, Татар Суыксу авылларында дәвалау амбулаториясендә ремонт эшләре тәмамланды. Шулай ук, әлеге программа нигезендә, Куян авылында модульле ФАП кулланышка тапшырылды.
Әлеге төзелеш тармагына алдагы 2013 елга планнарга тукталганда, Усы авылында яңа җәмәгать үзәге төзү ниятләнә. 184 млн сумлык юл төзелеше планга кертелгән, аның нигезендә 8 чакрымга якын юл ремонты, М7 автотрассасыннан Усы җирлегенә кадәр 30 млн сумлык юл салуны планлаштырабыз һәм Актаныш үзәгеннән 19 млн сумлык инде өслеге әзерләнгән юлларга асфальт түшәүне күз алдында тотабыз.
Шулай ук, мәктәпләрнең капиталь ремонты программасы дәвам итәчәк - киләсе 2013 елда Актанышның 2 санлы мәктәбе һәм Мари Суыксу мәктәпләрен төзекләндерергә ниятлибез. “Бердәм Россия” партиясе программасы нигезендә Актаныш үзәгендә универсаль спорт залы өченче кварталда әзер булырга тиеш, үзәк стадионда реконструкция эшләре дәвам итәчәк.
Такталачык табиблык амбулаториясенә капиталь ремонт, үзәк хастаханәнең балалар консультациясе ягын зурайту һәм реконструкция ясау ниятләнә.
Сәламәтлек саклау
Районыбызның иң зур байлыгы – аның тырыш, җор күңелле халкы. 2012 елның 1 декабренә алынган мәгълүматларга караганда, районда бүген 31 743 кеше гомер итә, ел дәвамында барысы 314 бала туган.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә район халкына 1974 елда ачылган район үзәк, Пучы участок хастаханәсе, Иске Байсар, Такталачык, Татар Суыксу амбулаторияләре, 61 ФАП хезмәт куя. 2012 елда районга 6 яшь табиб эшкә кайтты.
Мәгариф
Актаныш районы мәгариф тармагында төп максат һәм юнәлешләр ТР министрлыгы кабинетының 2011 ел 30 декабрь №1174 карары нигезендә расланган, 2010-2015 елларда Татарстанда мәгарифне үстерү буенча киләчәк программасын гамәлгә ашыруга бәйле рәвештә билгеләнде. Укытучыларның педагогик эшчәнлекләренә кызыксынуларын арттыру максатыннан, район укытучылары “Иң яхшы укытучы”, “Яңа укытучы”, “Укытучы-тикшерүче”, “Иң яхшы директор”, “Иң яхшы информатика укытучысы” бәйгеләрендә катнаштылар. “Иң яхшы укытучы” грантын районнан 48 мөгаллим яулады.
“Алгарыш” программасы нигезендә укытучыларның квалификацияләрен күтәрү дәвам итә. 2011-2012 уку елы чит тел укытучылары өчен искиткеч зур шатлык-яңалык белән башланган иде – “Шәхси белем бирү” кампаниясе республиканың инглиз теле мөгаллимнәренә чит илдә белемнәрен күтәрү программасын тәкъдим итте. Районыбызның 8 укытучысы, сайлап алуны уңышлы узып, чит илдә белемнәрен күтәрделәр. Алдагы 2012-2013 уку елында исә районның 36 укытучысы әлеге программадан файдаланыр дип уйлыйбыз.
2012 елда районыбыз урта мәктәпләрен 216 укучы тәмамлады. Укучыларыбызның БДИ нәтиҗәләре канәгатьләнерлек. Математика фәненнән район күрсәткече республика уртача күрсәткеченнән югары, рус теленнән исә бераз калышабыз. 2011-2012 уку елында укучылар республика фән бәйгеләрендә 8 призлы урын алуга ирештеләр. Аеруча, Актанышның 1 санлы, 2 санлы мәктәпләренең, Актаныш гуманитар-гимназиясенең, Сәфәр мәктәпләренең талантлар тәрбияләүдә максатчан эшләве игътибарга лаек.
2012 елда мәктәпләрне интерактив такталар, мультимедиа проекторлар, компьютерлар, лаборатория җиһазлары һәм кабинетлары белән тәэмин итү дәвам итте. Медицина кабинетлары, мәктәп ашханәләре өстәмә җиһазлар белән яңартылды. Актанышның 1 санлы мәктәбенә һәм Актаныш гуманитар гимназиясенә укучыларны йөртү өчен яңа автобуслар кайтты.
Мәдәният
2012 елы тарихка тарихи-мәдәни мирас елы булып кереп калды. Актанышта мәдәният тармагына игътибар зурдан, ирешкән мәдәни уңышларыбыз да саллы гына булды. Актаныш мәдәният йорты театры “Идел-йорт” халык театрлары республика фестивалендә Мостай Кәримнең “Кыз урлау” спектакле белән Гран-при яулап кайтты. Узган 2011 елда Дәүләт статусы алган Актаныш гуманитар гимназиясенең матур үрнәгенә ияреп, Актанышның “Агыйдел” җыр һәм бию ансамбле дә әле яңа - декабрь аенда гына дәүләт статусына ия булды.
Спорт
2012 елда район буенча барысы барысы 137 спорт корылмаларында 60 тренер-педагог хезмәт куйды, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә 1199 бала төрле спорт түгәрәкләрендә шөгыльләнде, 200 массакүләм спорт чаралары уздырылды. Шуларның 15е - Россия Беренчелеге, 46сы - Татарстан Беренчелеге. Өметле яшь спортчыларыбыз үсеп килә - Актанышның 2 санлы мәктәбе укучысы Ваншин Илнур җиңел атлетика буенча Россия җыелма командасы составында Европа Беренчелегендә II урынга лаек булды, Россия җыелма командасы составында Актанышның 2 санлы мәктәбе укучысы Җиһангирова Фирүзә шул ук спорт төрендә Татарстан чемпионы исемен яулады, Россия чемпионатында 6 урында, Түбән Кама шәһәрендә үткән Россия турнирында I урынга ия булды.
Чаңгы спорты, көрәш, шахмат буенча да республика һәм Россия күләмендә яулаган призлы урыннарыбыз бар. 2013 елның җәендә башкалабыз Казанда үтәчәк студентлар Универсиадасында безнең дә яшь спортчыларыбыз катнашыр һәм уңыш-җиңүләргә ирешер дигән өметтә калабыз.
Район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев елга нәтиҗә ясаганнан соң, бар район халкына Яңа ел белән тәбрикләүләрен ирештерде:
- Хөрмәтле райондашлар! 2012 ел үтеп бара. Ул күңелләргә күбрәк үзенең шатлыклы мизгелләре белән кереп калды. Республика күләмендә авыл хуҗалыгы өлкәсендә үткәрелгән семинар Актаныш муниципаль районы авыл хуҗалыгының уңай тәҗрибәсен бар республикага танытты. Уңай тәҗрибәне тарату максатыннан үткәрелгән Дәүләт Советының күчмә утырышы Актаныш районы турында ватандашларыбызда уңай фикер калдырды. 2012 елны матур гына төгәлләдек. Яңа елга без яңа уй-хыяллар, максатлар белән аяк басабыз. Безнең алда эшмәкәрлекне үстерү, шәхси хуҗалыкларны ныгыту, яңа җитештерү участокларын ачу, авылларны асфальт белән тоташтыру, урам юлларын ныгыту кебек бурычлар тора, аларны тормышка ашыру район халкының бердәм көче белән башкарыла. Һәр эш план белән башкарыла, һәр эшкә уңышка ирешү өчен максат куела. 2013 елда хезмәт базарында тотрыклык кичереп, халыкны эш белән тәэмин итеп, районыбыз киләчәге өчен хезмәт куярга язсын. Максат-бурычларны бергәләп, иңгә-иң торып башкарып чыгарбыз дип өметләнәбез.
Хөрмәтле райондашлар! Сезнең һәммәгезгә дә киләсе елда яңа уңышлар, сәламәтлек, гаилә иминлеге телим.! Барыгызны да Яңа еллар белән!