Яңа ел тамашасында 11 коллектив катнашты

2012 елның 30 декабре, якшәмбе

“Аҗдаһа елы үтмәде,

Дөньялар да бетмәде,

Андый имеш-мимешләрне

Еланнан да көтмәле”, дип исемләнгән бәйгедә бүген Актанышның Үзәк чыршысы янында оешма – предприятиеләрдән барысы 11 команда үзара көч сынашты.

Кыш Бабай, Кар кызы, елның төп каһарманнары - Аҗдаһа һәм Елан, башка төр геройлар катнашындагы җыр-биюле номерларны карап, тамашачылар күңел ачты, шаярды-көлде. Халык, ил, район тормышындагы проблемаларны яктырткан чыгышларны аерата алкышлап кабул итте.

Бәйге нәтиҗәләренә килгәндә, иң кызык чыгыш ясаучылар дип Актаныш үзәк хастаханәсе коллективы табылды.

2 урында – Актаныш 1 санлы мәктәбе һәм Актаныш гимназиясе,

3 урында – 80 санлы һөнәри лицей, “Каенкай” балалар бакчасы коллективлары.

Биредә үк район үзәгендә бәйрәмгә әзерлек уңаеннан ясалган кар сыннарына да йомгак ясадылар.

Мәгариф учреждениеләре арасында

1 урын – 80 санлы һөнәри лицей,

2 урын – 2 санлы Актаныш мәктәбе,

3 урын – 1 санлы актаныш мәктәбе;

Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары арасында

1 урын – “Кояшкай” бакчасы,

2 урын – “Алтынчәч” бакчасы,

3 урын – “Әтәчкәй” балалар бакчасы;

Төзүче-сәнәать оешмалары арасында

1 урын – “МНКТ” ААҖ,

2 урын – “Газстройсервис” ҖЧҖ,

3 урын – “Актаныш Юллары” ҖЧҖ;

Халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары арасында

1 урын – Россельхозбанк филиалы,

2 урын – гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Актаныш муниципаль идарәсе,

3 урын – Актаныш үзәк хастаханәсе.

“Иң зәвыклы кар сыны” номинациясендә җиңүче дип Актаныш гуманитар гимназиясе сыннары табылды, ә “Иң үзенчәлекле сын” исеменә район авыл хуҗалыгы идарәсенең аргамагы лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International