Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Чыршы бәйрәме

2013 елның 5 гыйнвары, шимбә

Актаныш районындагы физик мөмкинлекләре чикләнгән 137 баланың иллегә якыны бүген Балалар иҗат үзәгендә Чыршы бәйрәмендә күңел ачтылар. Һәр елны нәкъ менә 5 январь көнне оештырылучы әлеге чараны балалар түземсезлек белән көтеп алалар. Бүген дә Кыш бабай һәм Кар кызы янына басып, әзерләп алып килгән шигырь – җырларын  башкардылар, биеп тә күрсәттеләр. Балаларны бәйрәм белән район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Җ.Шәмсунова котлады. Бәйрәмдә балалар һәм аларны алып килгән әти-әниләр өчен “Тәмлетамак” кафесында чәй белән тамак ялгау мөмкинлеге тудырылган иде.

   Шулай ук,  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре, һәр балага  лотерея билетлары өләштеләр. Әлбәттә, билетлар бушлай һәм барысы да отышлы иде. Ә өйләренә кайтып киткәндә, һәр кыз-малайга Кыш бабай күчтәнәчләре тараттылар. Әлеге бүләкләр якташыбыз, “Яр Чаллы икмәк продуктлары комбинаты” оешмасы җитәкчесе А.Х.Шәрипов иганәчелегендә әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International