Яңа ел бәйрәмнәре күңелле үтсен!

2012 елның 28 декабре, җомга

Райондашларыбызны Яңа ел бәйрәмнәрендә күп кызыклы чаралар, уен-тамашалар, яңалыклар көтә.

29 декабрьдә иртәнге сәгать 10.15 тән район үзәк базарында каз ярминкәләре гөрләячәк. 10.30дан Актаныш урамнарын тутырып авыл җирлекләре тройка атлары узачак. Аларның чыгышлары, бизәлешенә нәтиҗә, авыл җирлекләре, шәхси хуҗалыкларның бәйрәмгә  тематик һәм сәнгатьле бизәлешенә, боздан фигуралар ясау бәйгеләренә нәтиҗә ясау һәм бүләкләү үзәк чыршы янында уза. Шушы көнне үк районда ике яңа объект ачылу көтелә – Татар Суыксу җирлегендә реконструкциядән соң 20 урынга исәпләнгән табиблык амбулаториясе һәм Актаныш авылында яңа нотариаль контора.

30 декабрьдә бәйрәм чаралары иртәнге 10.00нан үзәк чыршы янында оешма-предприятиеләрнең бәйрәмгә тематик һәм сәнгатьле бизәлешенә нәтиҗә һәм сценарийлар белән чыгышларга йомгак ясау белән дәвам итә.  Шушы вакытта ук “Бүләк” чаңгы базасында кышкы сезонны ачып җибәрәләр. Ул мәктәп укучылары арасында Кыш Бабай призына чаңгы ярышлары белән кушылып китәчәк.

30 декабрь көнне 19.00 сәгатьтә, 31 декабрьдә исә 17.00 һәм 20.00дә район мәдәният сараенда традицион Бал маскарад була – райондашларыбыз һәм кайткан кунакларны әлеге күңелле Яңа ел тамашасына көтеп калабыз.

Үзәк чыршы янында 1 январь төнге 1.00дә Яңа елны каршылау башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International