Татарстанның төп Чыршы бәйрәмендә Актаныштан 28 укучы катнашты

2012 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе

Актаныш муниципаль районыннан уку алдынгылары, төрле бәйге, олимпиадаларда җиңүчеләр, инвалид яки ятим балалар – барысы 28 укучы кичә Татарстан Республикасы Президенты белән очрашты, аның Яңа ел котлавын кабул итеп алдылар. “Татнефть-арена” боз сараенда традицион Яңа ел тамашасы - Татарстанның төп чыршы бәйрәме 7,5 меңләп тамашачыны үзенә җыйган иде. Бәйрәмдә катнашучыларны тәбрикләргә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде.

Яңа ел тамашасы күзләрне камаштырырлык ике катлы сәхнәдә барды. Республиканың төп чыршы бәйрәмен тамаша кылырга 7-11 сыйныф укучылары, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, ятимнәр, мәктәп иҗтимагый тормышына актив өлеш кертүчеләр, уку алдынгылары, фестиваль һәм спорт ярышларында җиңүчеләр килгән иде. Татарстан Республикасы шәһәр һәм районнарыннан 2 меңнән артык укучы чакырылган.

Балалар һәм яшьләр коллективлары (артистларның гомуми саны 1 меңнән артык) катнашында картиналар, республика, бөтенроссия ярышлары җиңүчеләре, кышкы һәм җәйге Универсиадаларда катнашучылар белән алмашынып барды. Тамашада шулай ук 2012 нче елгы Олимпия уеннары чемпионнары – нәфис гимнастика буенча Россия җыелма командасы спортчылары чыгыш ясады.

“Йолдызлар балкышы синең кулларда” тамашасының төп каһарманы Универсиада 2013 талисманы – Юни барсигы булды. Өч нәни барс баласы ялгыш капсуланы вата һәм аның кыйпылчыклары җир шары буйлап чәчелә. Барс балалары Универсиаданы ачып җибәрергә тылсымлы ут кабызу өчен очкыннар эзләп 5 континент буенча маҗаралы сәяхәткә юл тота. Һиндстан, Австралия, Кытай, Америка Кушма Штатлары кебек илләргә эләгеп, алар андагы яшәү рәвеше белән таныша. Шулай ук борынгы Болгар, Биләр шәһәрләре, андагы остаханәләр дә гәүдәләндерелде. Капсула кыйпылчыкларын җыеп, барс балалары спорт координаталары күрсәтелгән маршрут буенча йөрде.

Аннары сәхнәгә төп каһарманнар – Кыш бабай һәм Кар Кызы чыкты. Алар катнашында спорт һәм бию хәрәкәтләре бергә үрелгән җырлы-биюле чыгыш тәкъдим ителде. Спортка мәдхия җырлаучы әлеге чыгышта Кыш Бабай хәтта тунын салып атты. “Сез Татарстанда үсүегез белән бәхетлесез. Биредә югары мәгълүмати технологияләр чәчәк атуы күренеп тора, хәтта чыршы да “айти” рәвештә ясалган”, - дип, ул үзенчәлекле конструкцияле чыршының утларын кабызды.

 Балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән Рөстәм Миңнеханов котлады. “Бирегә республиканың төп чыршы бәйрәменә барлык шәһәр һәм районнардан иң булдыклы, уңган-булган балалар җыелган. Сезгә актив булганыгыз өчен рәхмәт”, - дип мөрәҗәгать итте ул бәйрәм кунакларына. “Сезгә белем бирүчеләргә рәхмәт әйтәсем килә. Сез – безнең якты киләчәгебез. Мин ышанам, Татарстан бүген дә һәм киләчәктә дә Россия Федерациясендә лидер булачак”, - дип билгеләп узды Президент. “2012 нче елны уңышлы гына озатабыз, барлык юнәлешләрдә күрсәткечләр тулысынча үтәлде, ә 2013 нче ел тагын да җаваплырак. Мин Универсиаданы уңышлы гына, исән-сау уздырып, бу казанышыбыз белән горурланырбыз дигән өметтә калам. Яңа елда барлык хыялларыгыз чынга ашсын!” - дип тәмамлады Рөстәм Миңнеханов чыгышын.

Тамаша ахырында Чыршы бәйрәме кунаклары өчен җырчы Максим чыгыш ясады. Барлык балалар татлы күчтәнәч белән кайтып китте. Актаныштан килгән кыз-малайларның бәйрәм сөенечен фәкать күзачкысыз буран нәтиҗәсендә юлларыннан туктау мәҗбүрияте генә бераз тоныкландырып җибәрде. Мамадыш шәһәрендә туктап, төнне алар шунда кунарга мәҗбүр булдылар. Укучыларны төнгә Мамадыш Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе бинасына урнаштырдылар, кайнар кичке аш белән тәэмин иттеләр. Бүген инде алар имин генә юлга чыкты, бик тиздән аларның Актанышка кайтып җитүләре көтеп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International