2-3 ноябрь көннәрендә башкалабызда йомгак ясалган “Иделкәем” республикакүләм смотр-бәйгесендә Актанышның Яңа Әлем мәктәбеннән “Серле дөнья” курчак театры мәртәбәле I урынны яулап кайтты.
Актаныш авылында яшәүче Хәлимә Сәрвәр кызы Габбасовага 1 ноябрь көнне 90 яшь тулды. Аны олы юбилее белән район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фаил Камаев тәбрикләде һәм Хәлимә апага РФ Президенты В.Путинның Котлау хатын, район хакимиятенең бүләген тапшырды.
Шушы көннәрдә “Башак” хуҗалыгы базасында район семинары узды.