Илкүләм календарь кысаларында барлыгы 800 мең кешегә прививка ясау планлаштырыла
Йогышлы чирләр структурасында 95 процентны биләп торучы грипп һәм кискен респиратор йогышлы авырулар, халык сәламәтлегенә җитди зыян сала. Россия Федерациясендә, шул исәптән, Татарстанда профилактиканың төп чарасы гриппка каршы вакцинациядән гыйбарәт. Бу хакта кичә Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта сүз барды. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов хәбәр иткәнчә, 2012 нче елның 1 ноябренә Татарстанга гриппка каршы 328 мең доза “Гриппол плюс” вакцинасы кайтарылган. Шушы көннәрдә чираттагы вакцина партиясе кайтуы көтелә.