Вагит Алекперов: “ЛУКОЙЛ” ширкәте башкалардан социаль проектларны чынга ашыруга ярдәм итүе белән аерылып тора”

2012 елның 31 октябре, чәршәмбе

30 октябрь көнне “ЛУКОЙЛ” нефть компаниясе” ААҖ президенты Вагит Алекперовның Казанга бер көнлек эш сәфәре программасына Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында узган тантаналы чара нокта куйды. Биредә “РИТЭК” ААҖ һәм “ЛУКОЙЛ” ның ТР да хәйрия фонды оештырган социаль һәм мәдәни проектларның III бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде. Тантанада ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм башка рәсми затлар катнашты.
Бүләкләү чарасы башында ассызыклап үтелгәнчә, кешеләргә ярдәм итү, “ЛУКОЙЛ” ширкәтенең тормыш шигаренә әверелгән. Быел 200 гә якын проект компания тарафыннан матди ярдәм тапкан. 2012 нче елда конкурска 750 гариза килеп ирешкән, бәйгенең грант фонды 26 миллион сумны тәшкил итә. Бәйгедә 133 проект җиңү яулаган.
“Безнең өчен мондый чаралар бик әһәмиятле”, - дип, Вагит Алекперов, социаль проектларга, аерым бер кешеләр катламына юнәлдерелгән проектларга хәер-фатиха бирүләрен, “ЛУКОЙЛ” ширкәтен коллегаларыннан аерып торучы күркәм бер үзенчәлек булуын ассызыклап узды. “Без кешеләргә аларның хыялларын чынга ашырырга булыша алуыбызга куанабыз. Бүгенге чара изге максатлар белән янып йөрүчеләрнең хыялларын гамәлгә ашыруда алга зур адым булып тора”, - ди компания президенты. Ул чыгышында Минтимер Шәймиевкә рәхмәтен җиткерде, Татарстанның беренче Президенты, “ЛУКОЙЛ” ның республикада гына түгел, Ә Россия Федерациясе сәнәгате базарында чәчәк атуына да бәһасез өлеш керткәнлеген җиткерде.
Минтимер Шәймиев исә залга җыелганнарны республика Президенты, ТР Хөкүмәте, Дәүләт Советы исеменнән сәламләп, “Изге эшләр белән шундый тантаналы залга җыела алуыбыз – зур горурлык. Сез хезмәтегез аша күпме игелек алып киләсез”, – дип ассызыклады, проект җитәкчеләренә һәм иганәчеләргә рәхмәтен җиткерде.
Дәүләт киңәшчесе “ЛУКОЙЛ”ның Свияжскидагы мәдәни һәм тарихи мирас һәйкәлләрен торгызу һәм яңартуда да актив катнашуын шәрехләп узды.
Илдар Халиков исә: “Мин һәрвакыт шул хакта уйланам: “ЛУКОЙЛ” һәм “РИТЭК”ны, үз ихтыяры белән Татарстанда төрле проектларга, башлангыч идеяләргә яшәү хокукы бирергә нәрсә этәрә икән? Мөгаен, “ЛУКОЙЛ” өчен бүгенге көндә нефть табудан да бигрәк, күбрәк елмаюлы йөзләр күрү мөһимдер”, - дип, проектларда меңнәрчә катнашучылар исеменнән тирән рәхмәтен җиткерде.

Социаль һәм мәдәни проектлар конкурсының төп максаты – “ЛУКОЙЛ” ААҖ хәйриячелек эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыру. Бәйгенең беренче елында оештыру комитетына 600 дән артык гариза кабул ителгән. 15 миллион сумнан артык суммага 57 проект финансланган. 2011 нче елда грант фонды 25 миллион сумга кадәр арттырылган, 113 иҗтимагый әһәмияткә ия инициатива тормышта үз урынын тапкан. Шул рәвешле, ике ел эчендә “Экология”, “Туган як”, “Мәдәният һәм спорт”, “Шәфкатьлелек” номинацияләрендә 170 проект акчалата ярдәмгә лаек булган. Проектларга 40 миллион сум акча күчкән.
 Әлеге зур бәйгедә Актаныш районыннан “Игелек үзәге” һәм район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге тарафыннан әзерләнгән “Ятим һәм караучысыз калган балаларны кайгырту” проекты “Шәфкатьлелек” номинациясендә абсолют җиңүчеләрнең берсе дип табылган. Проект Күҗәкә авылында үзләренең инде балигъ булган 3 балалары янына 8 ятимне сыендырган Шәйхетдиновлар гаиләсенә багышлап эшләнгән иде. Тантанада әлеге гаилә башлыгы Хәниф Шәйхетдиновка Fiat Ducato автобусы ачкычын тапшырдылар.

 http://tat.tatar-inform.ru/news/ тан файдаланып әзерләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International