“Иделкәем” республикакүләм смотр-бәйгесендә Яңа Әлем мәктәбеннән “Серле дөнья” курчак театры I урынны яулады

2012 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

2-3 ноябрь көннәрендә башкалабызда йомгак ясалган  “Иделкәем” республикакүләм смотр-бәйгесендә Актанышның Яңа Әлем мәктәбеннән “Серле дөнья” курчак театры мәртәбәле I  урынны яулап кайтты.

  Әлеге чарада республика районнарыннан балалар-яшүсмерләр үзешчән театраль һәм курчак театрлары коллективлары арасыннан иң-иңнәре - Азнакай, Арча, Баулы, Кукмара, Балтач, Мамадыш, Мөслим, Питрәч муниципаль берәмлекләреннән һәм Казан, ЯшелҮзән шәһәрләренән килгән коллективлар чыгыш ясады. Танылган татар язучысы Рабит Батулланың “Албасты” әкиятен сәхнәләштергән “Серле дөнья” исә жюри тарафыннан “Балалар үзешчән курчак коллективы” номинациясендә 1 урынга лаек дип табылган. Коллектив Диплом һәм ноутбук белән бүләкләнгән.

“Серле дөнья” Әлем мәктәбе курчак театры 2005 елда оешкан.  Нәби Дәүлинең “Җырлап узган җәй”, Рабит Батулланың “Албасты”, үзләре язып, үзләре куйган “Сәламәтлек театры”, һәм башка әсәрләре белән әлеге коллектив күп кенә бәйгеләрдә катнашырга, сәхнәләрдә чыгыш ясарга өлгерде инде. Ә узган ел Габдулла Тукайның мәшһүр “Шүрәле”сен сәхнәләштереп, шушы “Иделкәем” бәйгесендә 4 урынны яулап кайтканнар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International