Район терлекчелек тармагының айлык йомгакларына багышланган киңәшмәләрнең берсендә дә бүләксез калмый ул дип әйтсәм дә арттыру булмас. Шөкер, күрсәткечләре дә һәрвакыт алгарышта. “Башак“ хуҗалыгының Иске Әлем фермасын җитәкләгән Нурания Габдуллинаның үзен очраткач, күркәм юнәлештә баруның серен сорамый булдыра алмадым.
Хуҗалыкның Иске Әлем бүлекчәсендә 600гә якын эре мал асрала. Шуның бер өлеше симертү үгезләре, икенчеләре - теше маллар. Әлеге ферма айлык үсеш буенча һәрдаим алдынгылар сафында бара. Хәер, серен ерактан эзләп йөрисе юк икән. Бар хикмәт - биредә хезмәт куйганнарның бердәмлегендә.
Фермада 10 кеше эшли. Назыйм Афзалов, Рәзиф Исламов, Гөлшан һәм Рәмзил Зәйнетдиновлар, аларның киленнәре Ильмира, Ләйлә һәм Мирзариф Мухамовлар, Гөләем һәм Айдар Фәттаховлар, алтын куллы Нәвис Мәрдәнов белән Илгиз Гайсин – аларның һәрберсе үз эшенә бар күңелен биреп, яратып башкара. Хәер, хәтерләгәнсездер, биредә гаилә белән хезмәт кую - уңай күренешләрнең берсе. Яшәештә бер тормыш сукмагыннан барган кешеләргә хезмәттә дә җиңел, бер-береңә салыну исә бөтенләй ят күренеш.
Шөкер, хуҗалык терлекчелек тармагында гына түгел, игенчелектә дә сынатмый. Быел биредә республика семинары – “Басу көне“ узуы үзе бер ачык дәлил. “Башак“ хуҗалыгы әлеге киңәшмәгә әзерлек чорында шактый яңарышлар кичерде: ферма гына түгел, амбар, машина-трактор паркы да заманча таләпләргә туры китереп үзгәртелде. Узган ел амбарда ЗАВ - орлык җилгәрү агрегатын яңарткан иделәр, быел тагын берсе үзгәртеп корылды. Әлеге эшләрнең гомуми бюджеты 7 млн. сумга якын. МТПда җир эшкәртү, чәчү агрегатларын уңайлы саклау урыннары булдырылган, бетон мәйданчыклар җәелгән. Һәрбер игенчелек коралы тиешенчә төзекләндереп, саклауга куелган инде биредә. Бүгенге көндә комбайннар ремонты бара.
Кайбер хуҗалыкларда хәлләр киресенчә. Район буенча төзекләндерү ихтыяҗы булган 5605 тырманың бүгенге көндә 3 меңнән артыгы гына, 260 чәчкечнең - 65е, 256 культиваторның 25 генә саклауга куелган. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Д.Харисов әлеге хезмәткә хәрәкәт бирү ниятеннән идарә белгечләренең бар хуҗалыкта да йөреп, карап чыгачакларын белдерде. Техникаларның төзеклеге авыл хуҗалыгы идарәсенә түгел, иң әүвәл хуҗалык өчен кирәклеге онытыла. Кызганыч, бездә халык карап эшләтүгә нык күнеккән шул
Руслан УСМАНОВ, "Актаныш таңнары" газетасы.
Автор фотосы