Бу көн ил тарихындагы фаҗигале чор – миллионлаган кешеләрнең бернинди нигезле сәбәпсез репрессияләргә дучар булулары, кылмаган җинаятьләрдә гаепләнүләре, лагерьларга озатылулары, гомерләреннән мәхрүм ителүләре турында искә төшереп тора. Әхлакый һәм физик газапларны репрессияләнүчеләрнең үзләренә генә түгел, аларның туганнары һәм якыннарына да кичерергә туры килә.
Совет Россиясендә сәяси сәбәпләр буенча массакүләм репрессияләрдә зыян күргән кешеләрнең төгәл саны әле дә төгәл түгел. “Зур террор” елларында (1937-1938 еллар) 1,7 миллионнан күбрәк кешенең кулга алынуы гына билгеле. Репрессияләр илнең югары җитәкчеләреннән алып, сәясәттән бик ерак торучы крестьяннар һәм эшчеләргә кадәр, бөтен төбәкләргә һәм җәмгыятьнең барлык катлауларына кагыла. 1991 нче елда “Сәяси репрессия корбаннарын реабилитацияләү турында” закон кабул ителә. Генераль прокуратура мәгълүматларына караганда, ул гамәлдә булган чорда 900 меңнән артык кешенең гомерен челпәрәмә китергән 600 меңнән күбрәк җинаять эше яңадан каралган.
Бүген безнең Актаныш муниципаль районы буенча нибары 38 репрессия корбаны калган. Әле узган ел гына аларның саны 41 иде. Репрессия корбаннары истәлегенә куелган ташка чәчәкләр салганда: “Алай бик тиз кимемәсәк, тыныч көннәрнең кадерен белеп озаграк яшәсәк иде”, -диеште күпне күргән, күпне кичергән бу өлкәннәр.
Репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан бүген районның “Игелек үзәге” хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган чара түгәрәк өстәл артында җанлы сөйләшү белән дәвам итте. Район Советы башлыгы урынбасары И.Бариев, Актаныш үзәк хастаханәсе, даруханәләр, Пенсия идарәсеннән килгән вәкилләр өлкәннәрнең сорауларына җавап бирделәр, яңалыклар белән таныштырдылар. Район хакимияте һәр репрессия корбаны булган өлкәнгә күчтәнәч пакетлар әзерләгән. Бүгенге чарада катнаша алмаганнарга “Игелек үзәге” кызлары аны шушы көннәрдә өйләренә илтеп тапшырачаклар.