ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Минзәлә районының Аю төп гомум белем бирү мәктәбе спорт залында 17 ноябрь көнне милиция  подполковнигы Р.Каһиров һәм өлкән лейтенант Д.Маннанов истәлегенә багышланган ир-атлар командалары арасында волейбол бәйгеләре узды. 5 команда арасында Актаныштан Р.Газетдинов җитәкчелегендәге төркем III  урынны яулады.
17 ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәрендә  Татар башкорт милли көрәше буенча Федерация призына яшь көрәшчеләр ачык турниры узды. Актаныш балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән остаз И.Әнвәров җитәкчелегендәге команда бәйгедә III урынны яулады.
Актаныш беренче санлы мәктәбе 17 ноябрь көнне үзенең 100 еллык юбилеен бәйрәм итте. Шушы мәктәпне тәмамлап, сәнгать юлына аяк басканнар кичәдә үзләренең җыр-моңнарын яңгыраттылар, галим, министр, прокурор, дәүләт эшлеклесе, Дума депутаты, баш табиб кебек югары дәрәҗәләргә ирешкән җитди профессия кешеләре үзләренең алган тәүге 2леләре , сыйныфташлары, укытучылары белән булган күңелле вакыйгаларны искә төшерделәр, өлкән буын вәкилләре исә мәктәп тарихына кагылышлы хатирәләрне барладылар.

17
ноябрь, 2012 ел
шимбә
“Торак коммуналь хуҗалыгына кагылышлы сораулар һәрчак актуаль – халык үзен борчыган мәсьәләләр белән уртаклаша, җавап ала алсын өчен турыдан-туры аралашу мөмкинлеген булдыру зарур”,-  дип билгеләп үтте Ф.Камаев район Советы, башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре белән уздырган традицион шимбә киңәшмәсендә.

16
ноябрь, 2012 ел
җомга
15 ноябрь көнне “Яшьлек” мәдәният үзәгендә район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев җитәкчелегендә “Яран” ТМШнең 10 айлык буенча хисап отчеты тыңланды, халык белән күзгә-күз очрашып, борчыган проблемалар хакында уртага салып сөйләшү оештырылды.

15
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Бүген район Советының утырышылар залында Актаныш муниципаль район Советының икенче чакырылыш егерме өченче утырышы узды.


14
ноябрь, 2012 ел
чәршәмбе
12-23 ноябрь  көннәрендә Бөтенрәсәй күләмендә наркотикларга каршы акция игълан ителде.

13
ноябрь, 2012 ел
сишәмбе

Актаныш муниципаль районының «Әнәк» агрофирмасы һәм «Башак» хуҗалыгында авыл хуҗалыгы техникасы үз вакытында һәм сыйфатлы итеп саклауга куелган, культиватор, тырма, чәчкечләрне төзәтү башланган.

Халык театрларының  Регионара “Идел-йорт” фестивале быел 12нче мәртәбә, Кәрим Тинчуринның  тууына 125 ел тулуга багышлап уздырыла. Фестиваленең йомгаклау туры Казанда 9-21 ноябрь көннәрендә үтә. Иске Кормаш халык театры (Актаныш районы) исә аның кысаларында 19 ноябрь көнне Сәет-Галиев исемендәге мәдәният йортында чыгыш ясаячак.


12
ноябрь, 2012 ел
дүшәмбе
10 ноябрь көнне район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев җитәкчелегендә район башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре, оешма-предприятиеләр, хуҗалык җитәкчеләре, авыл башлыклары катнашында даими оештырылучы киңәшмәнең чираттагысы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International