ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Районыбызда матур вакыйга – “Агыйдел дулкыннары” иҗади берләшмәсенә 55 ел тулу бәйрәме  28 ноябрь көнне район мәдәният сараенда билгеләп үтелде. Монда ук Актаныш район җитәкчелеге һәм ТР Язучылар берлеге тарафыннан булдырылган Гамил Афзал исемендәге  премия дә тапшырылды - быел аңа 2011 елда нәшер ителгән “Көлмә кешедән” китабы өчен Фәнзаман Баттал ия булды. Премияне сатирик язучыга Актаныш муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев һәм ТР Язучылар Берлеге рәисе Р.Корбан тапшырдылар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре тарафыннан 28 ноябрь көнне Нур Баян исемендәге хуҗалыкта гамәли семинар узды. Хуҗалык рәисләре, баш белгечләре катнашкан бу чарага муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев җитәкчелек итте.


28
ноябрь, 2012 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы  Аграр Яшьләр Берләшмәсенең күчмә семинары 23 ноябрь көнне Актанышта, «Яшьлек» МҮдә узды.  Актаныш районыннан  30га якын актив яшь белгеч чарада катнашып, социаль проектлар төзергә өйрәнүдә беренче сабакларын алдылар.


27
ноябрь, 2012 ел
сишәмбе

23 ноябрь көнне  Түке авылында берьюлы ике йортта өй туе үткәрелде. Сугыш ветераны толлары Наҗия Газизуллина һәм Саҗидә Салиховаларга “Радуга” төзелеш җәмгыяте яңа йорт ачкычлары тапшырды. Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары М.Гыйләева катнашты һәм өлкәннәргә җылы тәбрикләүләрен ирештерде.


26
ноябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Билгеле булганча, 25 ноябрь көнне Россиядә Әниләр көнен билгеләп үтәләр. Актанышта әлеге бәйрәм уңаеннан 2012 елда дүртенче, бишенче, алтынчы бәбиләрен алып кайткан әниләр, инвалид  балаларны тәрбияләүче әниләрне, ана капиталы сертификатын алырга хокуклы аналарны, өлкән яшьтәге,  Татарстан Республикасы  һәм Россия Федерациясе атказанган хезмәткәрләрен  хөрмәтләделәр – район үзәгенең тантаналар залына 23 ноябрь көнне гүзәл затларны чакырып, изге эшләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

22
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Ярты гасыр иңгә-иң куеп, гомер юлын бергә узган парлар – алтын туйларын каршылаучыларны район күләмендә хөрмәтләү тантанасы Актаныш төбәгендә инде күптән күркәм традициягә әверелде. Ә бүген исә якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан шушы көннәрдә гаилә коруларына 50 ел тулган  7 парның  һәммәсе дә Актанышның тантаналар залында “Пар канатлар” бәйрәменә җыелдылар.

21
ноябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Х. К. Андерсен исемендәге Почетлы Дипломга һәм Халык шагыйре дигән олы исемгә лаек булган балалар шагыйре - Ш. Галиевнең тууына 16 ноябрьдә 84 ел тулу уңаеннан, Актанышның 5 санлы “Кояшкай”  балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме кыз-малайлары бүген тәрбияче апалары белән берлектә  шигырь кичәсе уздырдылар.

20 ноябрь көнне Актаныш муниципаль районының башкарма комитет каршындагы балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм наркотикларга каршы көрәш комиссияләренең берләштерелгән киңәшмә-утырышы узды. Чараны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Шамсунова алып барды.


20
ноябрь, 2012 ел
сишәмбе

1 декабрьдә Актанышның район  Мәдәният сараенда Хореография һәм фольклор коллективларының татар халык биюе һәм этнографик бию буенча “Шома бас!” республика смотр-конкурсының зона туры узачак. 


19
ноябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Минзәлә районының Аю төп гомум белем бирү мәктәбе спорт залында 17 ноябрь көнне милиция  подполковнигы Р.Каһиров һәм өлкән лейтенант Д.Маннанов истәлегенә багышланган ир-атлар командалары арасында волейбол бәйгеләре узды. 5 команда арасында Актаныштан Р.Газетдинов җитәкчелегендәге төркем III  урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International