Татарстан муниципаль районнарының, шәһәр округларының җирле үзидарә органнары һәм ТР башкарма хакимиятенең дәүләт органнары бүлекчәләре (район, шәһәр) хезмәткәрләре арасында Спартакиаданың финал этабында безнең Актаныш командасы бадминтон буенча мәртәбәле икенче урынга лаек булып, Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Гомум нәтиҗәләр буенча исә команда 12 урынга чыкты.