Техникаң кышка әзерме?

2012 елның 13 ноябре, сишәмбе

2012 елның 30 октябреннән 3 ноябрьгә кадәр республикада агросәнәгать оешмалары арасында техниканы кышлауга кую һәм  төзәтү өчен машина-трактор паркының әзерлеге буенча бәйге үтте.

Чарада министрлык белгечләре, район идарәсе башлыклары һәм белгечләре, ТР районнарындагы Дәүләт техник күзәтүе идарәсе инспекторлары катнашты.

Бәйге барышында комиссия тарафыннан, аерым агрофирма  инвесторларын һәм фермер хуҗалыкларын да кертеп, һәррайоннан сигезәр авыл хуҗалыгы каралды.

Комиссия әгъзалары техниканы кышлауга  кую дәрәҗәсен, машина ишегалларындагы тәртипнең куелышын, көзге-кышкы ремонт өчен объектларның әзерлеген тикшерде. Бигрәк тә, салкыннар башланганчы техниканы төзекләндереп бетерү мөмкинлегенә игътибар итте.

Күзәтүдән соң, белгечләр парктагы чәчкеч, җир эшкәрткеч машиналарның, азык әзерләүче, ашлык җыючы техника, тракторларның үз вакытында төзекләндерелүенә аерым басым ясады.

Бәйге нәтиҗәләренә килгәндә,  Актаныш, Азнакай, Арча, Әтнә, Балтач, Буа, Чүпрәле, Зәй, Кайбыч, Кукмара, Минзәлә, Мөслим, Саба, Сарман, Тукай районнарының ныклы әзерлеге, авыл хуҗалыгы техникасын югары дәрәҗәгә җиткереп кышлауга куюлары күренә.

Актаныш муниципаль районының «Әнәк» агрофирмасы һәм «Башак» хуҗалыгында авыл хуҗалыгы техникасы үз вакытында һәм сыйфатлы итеп саклауга куелган, культиватор, тырма, чәчкечләрне төзәтү башланган.

http://agro.tatarstan.ru/ сайтыннан файдаланылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International