Сер түгел, профессиональ, академия театрларын элек-электән халык театрлары ”туендырып” торган. Бүген фәлән театрда герой яисә героиня булырлык артистлар юк дәрәҗәсендә дибез икән, димәк, дикъкатьне чишмә башына – халык театрларына юнәлтергә вакыт җиткән. Халык театрларының Регионара “Идел-йорт” фестивале менә шул максаттан чыгып оештырыла да инде. Быел ул 12нче мәртәбә, Кәрим Тинчуринның тууына 125 ел тулуга багышлап уздырыла. Фестиваленең йомгаклау туры Казанда 9-21 ноябрь көннәрендә үтә. Иске Кормаш халык театры исә аның кысаларында 19 ноябрь көнне Сәет-Галиев исемендәге мәдәният йортында чыгыш ясаячак.
Авыллардагы мәдәният торышын бәяләү өчен берәр халык театрының чыгышын карау да җитә. Әгәр үзешчәннәр сәхнәдә шулкадәр мавыгып уйный, берәр хата җибәрсәләр, чын күңелдән борчыла икән, димәк, бу “өстән кушылганга” түгел, бәлки ихлас уен. Авыл артистларының, йорт-җирне, бала-чаганы караганнан соң клубка йөгерәбез, монда бөтен чирләребез онытыла, ә спектакль әзерләнми торган арада аранга куып кертелгән тулпар хәлендәбез – шулкадәр сәхнә тарта, дигән сүзләре дә чын йөрәктән. Алар моны уеннары белән дә раслый бит.
Халык театрларына янә бер таләп: әзерләнгән спектакльне берничә җирдә күрсәтү, тамашачыны җәлеп итү. Шулай булмаганда алар шомарыр, чарланыр идемени?
Авыл җирлекләрендә гаҗәеп бер закончалык яши. Әйтик, кайбер авылларда олысы-кечесе оста биюче, кайсысы рәссамнар авылы буларак билгеле, оста шәл бәйләүчеләр, кәрзин үрүчеләр дә бар. Ә менә Актаныш районының Иске Кормаш авылы халкы өздереп биюләре һәм театр уйнарга яратулары белән аерылып тора. Әлеге театрның үз ветераннары да бар. Шуларның берсе Азат абый Гариповны елмаймыйча тыңлау мөмкин дә түгел. Пенсионер аганың сөйләшкәндә дә тик кенә басып торасы килми, шунда сүз ритмына тыпырдап та ала. Шул ук вакытта үзалдына тәмләп кенә зарланып та куя. Баксаң, гомере буе яшь егетләрне уйнарга кызыгып йөргән икән, ә аны һаман да карт роленә сайлаганнар. “Хәзер дә сәхнәдә кызлар кочаклаучы егетләргә кызыгып карап торам”, – ди ул, уенын-чынын бергә кушып.
Ә менә ирле-хатынлы Хәния апа белән Ралиф абый Сәлаховларның сәхнә тотуларына инде 40 елдан артык. Өстәвенә гаилә башлыгы “Чишмә” халык бию ансамбле белән Венгрия, Германия сәхнәләрен дә дер селкеткән. Гомерлек юлдашы, оста җырчы Хәния апа исә, гаиләнең иминлеге икесенең дә сәнгать җанлы булуларына бәйле, дип аңлата.
Менә шундый җор телле авыл эшчәннәре, фермер, пенсионер, җыештыручы, укытучы булып эшләүче кешеләрдән торган Иске Кормаш авылы халык театры “Идел-йорт” фестивалендә 2008 елда Аманулланың “Моңлы ядкарь” әсәре белән авыл театр коллективлары арасында беренче, 2010 елда “Ана хөкеме” (Әнгам Атнабаев) драмасы белән гомуми икенче урынны яулаган иде. Әсәр Хәбир Ибраһимов җитәкчелегендәге жюри әгъзаларының да күңеленә хуш килгән - спектакльнең үзәге булган Илбикә ана – Рания Лотфуллина, Хамат – Ирек Хаҗиев, Гаптелгата – Азат Гарипов, Одетта – яшь укытучы Гөлназ Әхмәтгалиева уеннары хакында бары тик җылы сүзләр әйтелгән иде.
Быел исә кормашлылар фестивальгә Рафаэль Сафинның “Тилекәй” мелодрамасын тәкъдим итәчәк. Әсәрне сәхнәгә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Дәүләт татар драма театры артисты, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Ринат Бәдретдинов куйган.