Район башлыгы җитәкчелегендә киңәшмә

2012 елның 12 ноябре, дүшәмбе

10 ноябрь көнне район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев җитәкчелегендә район башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре, оешма-предприятиеләр, хуҗалык җитәкчеләре, авыл башлыклары катнашында даими оештырылучы киңәшмәнең чираттагысы узды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш муниципаль район бүлеге җитәкчесе урынбасары И.Сәрвәров узган атна эчендә бүлектә теркәлгән хәбәрләр, җинаятьләр, очраклар турында мәгълүмат бирде. 3-10 ноябрьгә кадәр вакыт аралыгында район буенча барысы 74 хәбәр теркәлгән. Шулардан 7се - юл-транспорты һәлакәте. Юл фаҗигаларенең системалы рәвештә арта баруы сагайта, билгеле. Эчкән хәлдә руль артына утыручылар гына да бер атна дәвамында 8 кеше тоткарланган. Административ хокук бозу очраклары – 34. Район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев соңгы вакытларда районда кылынган кайбер җинаятьләр һәм тәртипсезлек күренешләре – хуҗалыкларда маллар урлануы, паркта кылынган вандаллык гамәле, һ.б. турында санап, аларның ачылу-ачылмавы белән кызыксынды. Моңа каршы И.Сәрвәров: “Җинаятьләр арткан бу көндә аларны ачу очраклары, кызганычка каршы, кими”,- дип белдерде.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендәге күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан территориаль идарәсе Яр Чаллы бүлекчәсе җитәкчесенең урынбасары Л.Хафизова сүзләренә караганда, узган атнада районда 4 кешене эт тешләү очрагы теркәлгән, җил чәчәге һәм сальмонеллез авыруы белән авыручылардан 1шәр, эчәк авыруы 2 очрак теркәлгән. Октябрь-ноябрь айларында район мәктәпләрендә планлы тикшерү үткән. Парталарның укучыларның яшь үзенчәлегенә, яктылык чыганакларының тиешле таләпләргә туры килмәве, туклануда менюның яшелчә-җиләк-җимешкә ярлы булу очраклары күзәтелгән. Грипп сезоны быел районда декабрь ахырына көтелә. Бүгенгә район үзәк хастаханәсен 1500 доза кайтып, шуннан  балалар бакчаларына йөрүче нәниләргә 600 вакцина ясалган. Алга таба  мәктәп укучылары өчен 2000 доза кайтачак, дип белдерде Луиза Мәхьян кызы. Район оешмалары хезмәткәрләренә дә якын арада вакцина ясату зарурлыгын дәлилләде Л.Хафизова.

Авыл хуҗалыгы тармагының бүгенге халәте белән район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Д.Харисов таныштырды.”Авыл хуҗалыгында план нигезендә эш алып барыла. Бүгенге көндә иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе - техника ремонты. Запас частьләр буенча проблемалар юк, әмма эш оештыруда салкын караш сизелә. Язгы чәчүгә бүгеннән хәстәрлекне башлап, ашламаны инде хәзердән ала башлау кирәк”,- дип, яңа елдан соң бәяләр артачагын искәртте Дәниф Харис улы. Ул, шулай ук, ЛПХ кредиты һәм гаилә фермасы өчен акча алып та, бернинди эшчәнлек алып бармаучылар күплеген искә алды. Араларында әле җире дә, абзар-курасы да булмаган кешеләрнең дә, ферма төзим дип, акча алулары – күрәләтә күз буяу дигән сүз.

Район күләмендә халыкны су белән тәэмин итү юнәлешендә республика күләмендә хәрәкәт  бара. Җирлек территориясендә урнашкан бар су чыганалары дәүләтнеке санала. “Әгәр аңардан файдаланабыз икән, алар өчен түләү каралган.16 хуҗалыкта су чыганагы баланста тора, 9 җирлектә су оешмаларга тапшырылган”,- дип чыгыш ясаган район Советы рәисе урынбасары И.Бариевның сүзләре киңәшмәдегеләр арасында кызу бәхәс уятты.  Бәхәскә нокта бер киңәшмәдә генә куелмады, әлбәттә. Күпләрне борчыган бу мәсьәлә әле ныклап өйрәнү, тикшерү таләп итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International