12-23 ноябрь көннәрендә Бөтенрәсәй күләмендә наркотикларга каршы акция игълан ителде. “Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит!” дип аталган әлеге чараның максаты – җәмәгатьчелекне наркотикларның законсыз әйләнеше һәм кулланылышына каршы җәлеп итү, наркомания белән авыручыларга ярдәм күрсәтү. Акция барышында полиция хезмәткәрләре халык белән очрашулар үткәрәчәк, балалар һәм яшүсмерләр арасында аңлату эшләре алып барылачак.
Наркотикларга кагылышлы нинди дә булса мәгълүматыгыз булса, я шикле машиналар, кешеләргә юлыкканда, кичекми район полиция бүлегенә 02, 3-04-02 телефоннары аша хәбәр итүегез сорала.