Шимбә киңәшмәсеннән

2012 елның 17 ноябре, шимбә

“Торак коммуналь хуҗалыгына кагылышлы сораулар һәрчак актуаль – халык үзен борчыган мәсьәләләр белән уртаклаша, җавап ала алсын өчен турыдан-туры аралашу мөмкинлеген булдыру зарур”,-  дип билгеләп үтте Ф.Камаев район Советы, башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре белән уздырган традицион шимбә киңәшмәсендә. Киңәшмәдә узган атна дәвамында алып барылган эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды, бүлек җитәкчеләре үз тармакларында башкарылган эшкә анализ бирделәр, алдагы чорга үткәреләсе чаралар тәгаенләнде, планнар билгеләнде.

Көз дәвамында район хуҗалыклары һәм шәхси хуҗалыклар ярминкәләргә килеп, шәһәр халкын арзанлы табигый продукт белән тәэмин итәләр. Безнең Актаныш районыннан да сентябрь аеннан икешәр атна саен Яр Чаллы ярминкәләренә йөрделәр. “Гади авыл кешеләре арасында үз хәләл көче белән үстергән, булдырган продукциясен куяр урын таба алмый йөрүчеләр җитәрлек. Алар белән сөйләшеп, ярминкәгә аларны күбрәк җибәрсәгез, ике якка да файда”,- дип билгеләп үтте бу уңайдан Ф.Камаев. Ноябрь аенда бүгеннән авыл хуҗалыгы ярминкәләре төгәлләнә, декабрьдә исә кош-корт һәм мал ите сату башланачак.

Замана модасы – 3D фильмнары белән мавыгу район яшьләре, халкы өчен файдага караганда, зыянны күбрәк кенә китереп чыгарачак, дигән фикер җиткерде “Яшьлек” МҮ мөдире А.Хаҗиева. Чын эффектлар белән эшләнгән 3D аз, күбесен күзлек белән карыйсыңмы, зур экран ашамы – аерма юк. Ә чын 3D фильмнар күзләрне, башны бик нык арыта, авырттыра – күрәләтә балалар сәламәтлегенә зыян салу ярамый, дип ассызыклады ул фикерен. Аның сүзләре белән киңәшмәдәгеләр дә килеште. “Яшьлек” мәдәни үзәге үз йөзен югалтмасын иде – югыйсә, читтән килеп, сәүдә итүчеләр “Яшьлек”не базарга әйләндереп бетерәләр. Аның өчен махсус урын бар”,- дип, фикерен җиткерде район башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Мисбах улы.

Инде кышкы бәйрәмнәргә әзерлек башларга вакыт – алда район үзәген матурлау, кар сыннары ясау кебек күңелле мәшәкатьләр көтә. “Оешма-предприятиеләр, мәктәп һәм балалар бакчалары соңгы вакытта кар сыннарын ясаганда сыйфатка караганда күбрәк санга игътибар итә башладылар. Буран чыгуга, кар астында кала торган бәләкәй берничә сынга караганда, 3-4 зур, матур, үзенчәлекле сын ясау зарур. Халык та барыбер шундыйларны үз итә, янына барып фотога төшә”,- диде бу мәсьәлә уңаеннан Ф.Камаев.

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан алып барылган эшчәнлек белән социаль яклау бүлеге башлыгы А.Гыйздәтуллина таныштырды.

Социаль ипотекада торучылар, Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шарталарын яхшырту юнәлешендәге эшчәнлек турында мәгълүмат бирелде.

Биологик чистарту корылмасы, Универсаль спорт залында алып барылган төзелеш эшләре белән башкарма комитетның инфраструктур үсеш бүлеге белгечләре таныштырды. Бүлек башлыгы Ф.Фазлыев сүзләренә караганда, бүгенге көнгә район буенча 15,5 мең квадрат метр торак йорт тапшырылган – еллык планның 94% дигән сүз бу. Планны 1 декабрьгә тутыра алабыз, дип белдерде ул.

“Кушылган эшләр вакытында башкарылсын. Һәр тармакта эш оешкан төстә баруны тәэмин итү беренче чиратта җитәкченең осталыгына бәйле. Калган эшкә кар ява, дигән халык сүзен онытмагыз”, - дип йомгаклады киңәшмәне Фаил Мисбах улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International