Бүген район Советының утырышылар залында Актаныш муниципаль район Советының икенче чакырылыш егерме өченче утырышы узды.
Көн тәртибендә түбәндәге мәсъәләләр каралды:
- Актаныш муниципаль районының 2013-2015 елларга социаль-икътисадый үсеше фаразы,
- Муниципаль унитар предприятиеләрнең салым һәм башка мәҗбүри түләүләрдән соң калган кеременең район бюджетының салым булмаган керемнәренә күчерелергә тиешле күләме,
- Актаныш муниципаль районының 2013 елга һәм 2014-2015 елларга планлаштырылган чорга бюджеты,
- 2010 нчы елның 11 декабрендә кабул ителгән 3-05 санлы “Аерым төр эшчәнлекләрнең берләштерелгән кеременә бердәм салым төрен кертү турындагы” Актаныш муниципаль район Советы карарына үзгәрешләр кертү, (2011нче елның 29нчы апрелдә кертелгән 6-05 номерлы үзгәрешләр белән)
- Актаныш муниципаль район Советының комитетлары составына үзгәрешләр кертү.
Актаныш муниципаль районының 2013-2015 елларга социаль-икътисадый үсеше фаразы турында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары М.З.Гыйләева сөйләде.
Икенче көн тәртибе буенча Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре Палатасы рәисе Л.Сираеваның үз чыгышында муниципаль унитар предприятиеләрнең алдагы елга күчесез милекне арендага биргәннән кергән керемнән 90% күләмендә, һәм башка төр эшчәнлектән кергән керемнән 25% күләмендә район бюджетына салым кертергә дигән тәкъдиме кабул ителде.
Актаныш муниципаль районының 2013 елга һәм 2014-2015 елларга планлаштырылган чорга бюджеты белән финанс-бюджет Палатасы рәисе К.Р.Каюмова таныштырды. Алдагы 2013 елда Актаныш муниципаль районының гомуми кереме 462887,6 мең сум, гомуми чыгымнар исә шулай ук 462887,6 мең сум күләмендә булыр дип фаразлана. Бюджет дефициты юк - 0 сум күләмендә дип күрсәтелде. Карар “Актаныш таңнары” газетасында басылып чыгачак.
Әлеге көн тәртибе район Советының бюджет, салымнар һәм финанс мәсьәләләре буенча комитетында алдан каралып, бүген ул беренче укылышта расланды.
Муниципаль район Советында 6 комитет эшләп килә. Чишмә һәм Аккүз авыл җирлекләре, Яңа Кормаш һәм Татар Суыксу авыл җирлекләре берләштерелү сәбәпле, аларның вәкаләтле органнарына да кабат сайлаулар булып узган иде. Шул сәбәпле, Яңа Кормаш авыл җирлегеннән район Советы депутаты Ә.Шакиров, Аккүз җирлегеннән Ф.Габдуллин, һәм соңгы сайлаулар алдыннан үз теләге белән Түке авыл җирлегеннән Э.Мифтахова депутатлык вазыйфаларын вакытыннан алда туктаттылар. Алар район Советы комитетлары әгъзалары булу сәбәпле, бүгенге утырышта комитетлар составына үзгәрешләр кертелеп, яңа комитет әгъзалары -
-бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты составына Актанышбаш җирлегеннән район Советы депутаты Л.Фазлыева,
-социаль-сәяси сораулар буенча комитет составына Актаныш авыл җирлегеннән район Советы депутаты И.Вахитов,
-икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитет составына Әтәс авыл җирлегеннән район Советы депутаты М.Гимазетдиновлар сайланды.