Көнбатыштан кереп, яшүсмерләр һәм яшьләр арасында тиз арада зур популярлык казанган Хэллоуин – бар изгеләр көне алдыннан билгеләп үтүче төн бәйрәме быел Актанышта да үтте. 1 ноябрь көнне “Яшьлек” мәдәни үзәгендә оештырылган әлеге бәйрәмгә мәктәп укучылары хәтта авыллардан да килгәннәр иде. Берсен берсе уздырып киенгән, танымаслык дәрәҗәдә үзгәреп, куркыныч төсләргә кергән кыз-егетләр костюмнар буенча да, биюдә дә көч сынаштылар. Алданрак игълан ителгән рәсем бәйгесенә дә монда йомгак ясалды. Бәйрәмне оештыручылар – яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белгечләре җиңүчеләргә бүләклр тапшырдылар.