Актаныш композиторлары сәхнә тотты

2012 елның 7 ноябре, чәршәмбе
Актаныш – җырлы-моңлы төбәк. Татар халкының атаклы шәхесе – җырчы Әлфия Афзалованың бездә туып-үсүе генә дә – моңа бер саллы дәлил. 5 ноябрь көнне район мәдәният сараенда районыбызда туып-үскән һәм яшәүче  композиторларның иҗат концерты узды. Бәйрәмне автор башкаручы Резеда Шәйдуллина һәм Камил Җәмилов алып бардылар. Инсаф Хәбибуллин кебек җырларын бар татар эстрадасы башкарган танылган композитор белән беррәттән, сәхнәдә Р.Шәйдуллина, Р.Гыйлфанов, И.Шәмсемөхәммәтов, Х.Раянов, Я.Шәемова, М.Әндерҗанова, Л.Фәрухшина, М.Фәрухшин, М.Әһлетдинов, Л.Хөсәенова көйләренә иҗат ителгән 22 җыр яңгырады. Бәйрәм төсе алган җыр кичәсенең төп матурлыгы һәм үзенчәлеге дә – көйләрен генә түгел, ә бәлки сәхнәдән яңгыраган җырларның сүзләрен дә үзебезнең төбәк шагыйрьләре язган булудадыр. Бу көнне сәхнә тоткан иҗатчыларны район Советы рәисе урынбасары И.Бариев котлады: “Бар шундый районнар – заказ белән, акча түләп  үзләре  турында җыр яздыралар. Бездә андый мохтаҗлык юк – зал тутырып шагыйрьләр утыра, сәхнә тутырып композиторлар җырларын яңгыраталар”, дип билгеләп үтте ул үз чыгышында. Актаныш иҗатчы-сәнгатькәрләренә  район хакимияте бүләкләре тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International