Актаныш авылында яшәүче Хәлимә Сәрвәр кызы Габбасовага 1 ноябрь көнне 90 яшь тулды. Аны олы юбилее белән район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фаил Камаев тәбрикләде һәм Хәлимә апага РФ Президенты В.Путинның Котлау хатын, район хакимиятенең бүләген тапшырды.
Яшьлеге авыр елларга туры килүгә, гаярь ирләр генә башкара алырдай иң авыр хезмәттә эшләгән ветеранга әле һич кенә дә 90ны бирерлек түгел. Колак бераз начарланса да, өй эчендә йөреп тора, ашарга пешерә, йөзгә дә бик күркәм һәм гаять чиста-пөхтә. Үзе турында да ул бик матур итеп сөйләде.
Хәлимә апа Кәзкәй авылыннан. Яшьлек елларында Себер урманнарында эшләргә, кыз башы белән бер авыз сүз русча белмәгән килеш, чит төбәкләрдә хезмәт куярга туры килә аңа. Кайткач, авыл хуҗалыгында тырыша. Көне-төне басудан кайтып кермәүләре өстенә ачлык-ялангачлык та талкый. Авыр еллар үтеп, дөньялар бераз рәтләнгәч, төрле эштә йөри башлый. Хезмәткә бирелеп, гаилә турында да онытмый Хәлимә апа – 1948 елда Актаныштан Рәхимҗан атлы егеткә кияүгә чыга, дүрт кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүген кызлары үзләре дә инде лаеклы ялда. Актанышта төпләнгән Фәридә апа әнисен кадерләп тәрбияли: “Көн дә иртән төшеп, ашарга әзерләп куям, көндезен әни үзе ризыкны җылытып ашый. Шөкер, үз-үзен йөртә, хәтта, җәен бакчага чүп утарга, көзен бәрәңге алышырга чыга. Бик тиктормас, гомер буе гел хәрәкәттә. Шуңа күрәдер дә, авырып хастаханә юлында да йөргәне юк аның”,- дип сөйли Фәридә апа. Төннәрен дә әбине ялгызын калдырмыйлар – я Фәридә апа үзенә алып китә, яки әбинең дусты – монда килеп куна икән. Ә Хәлимә әбинең өе иркен, якты, җылы – моннан ике ел элек кенә Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак хәлен яхшырту программасы нигезендә салып биргәннәр ул өйне. “Бабаем гына бу көннәрне, бу матур өйләрне күрә алмады”, дип көрсенә Хәлимә әби. Рәхимҗан абый инде 1985 елда ук сугышта алган яралары-чирләренән бакыйлыкка күчкән. Шулай да, Хәлимә әби ялгызлыкны сизми - әйткәнемчә, кызы Фәридә, янәшә йортта гына үз гаиләсе белән яшәүче оныгы Дилбәр, аның өч баласы – әбинең оныкчыклары аңа күңелсезләнергә, моңсуланырга ирек тә, вакыт та бирмиләр. Хәлимә әбине бик бай кеше дисәң дә була – 4 кызы өстенә 11 оныгы, 15 оныкчыгы бар аның. “Һәр җәйдә бергәләп төп нигезгә җыелабыз”,- дип искә алды бу хакта Фәридә апа да.
Фаил Мисбах улы Хәлимә әбине чын күңелдән олы юбилее белән котлап, аңа сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, менә шулай якыннарының күңел җылысын, кайгыртучанлыгын тоеп, тагын озак еллар гомер итүен теләде.