Полиция хезмәткәрләре көне уңаеннан, район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаевның котлавы

2012 елның 10 ноябре, шимбә

Хөрмәтле эчке эшләр органы хезмәткәрләре, ветераннары!

Сезне һөнәри бәйремегез уңаеннан ихластан котлыйм. Район иминлеге хакына куйган тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт хисләремне юллыйм.

Тормыш сездән һәрдаим тәвәккәллек, батырлык, эшкә бирелгәнлек, салкын зирәк акыл сорый. Районда тотрыклы хәл саклауда сез күркәм урын билисез. Хезмәтегез зур ихтирамга лаек. Бервакытта да югалып калмыйча, камилләшкән эш алымнары кулланып, кешеләр тынычлыгын саклауда зур өлешегезне кертәсез. Киләчәктә дә хәвефсез тормыш  тәэмин итү, җинаятьләрне киметү, тәртипсезлекләрне булдырмау максатында тырышлык куярсыз, дип ышанам.

Сезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек, авыр, җаваплы хезмәтегездә уңышлар, сәламәтлек, иминлек, җан тынычлыгы, сабырлык, бәхетле якты тормыш телим.

Ихтирам белән,

Ф.М.Камаев,
муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International