Кабаннарны – атарга, ихатадагы дуңгызларны ябып тотарга

2012 елның 7 ноябре, чәршәмбе

Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышы бүген Актаныш муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев җитәкчелегендә узды. Утырышта дуңгызларда  африка  чумасының  республика  территориясенә үтеп  керүенә  һәм  таралуына  юл  куймау  максатында башкарылырга тиешле чаралар, район җирлекләрендә  соңгы вакытта урман һәм дала төлкеләренең күпләп үрчү һәм йөрүе, араларында котыру чирлеләр дә булуының  ачыклануы хакында сөйләштеләр.

Россиядә африка чумасы белән хәл катлаулы булып кала. Илнең әле бер, әле икенче почмагында афәт баш калкыта. “Әлеге очрак бездә дә килеп чыкмас дип гарантия биреп булмый – аграр хуҗалыкларда, шәхси хуҗалыкларда булып, эшчәнлекләренә бәя бирергә һәм анализ ясарга, асралучы дуңгыз баш саннарын исәпкә алып, санитария таләпләрен үтәүне, термик эшкәртү үткән азык белән генә тукландыру зарурлыгын һәм мәҗбүриятен аңлатып, кәгазьләргә  кул куйдырырга кирәк. Торакларда чит кешеләр йөрмәсен”,- дип ассызыклады район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев.

Комиссия утырышында күтәрелгән мәсьәләләрнең тагын берсе -  район территориясендә адым саен төлкеләр очрый. Инде авыл җирлекләреннән дә шикаятьләр килә башлады.  Котырган төлкеләр һәм күмәкләшеп йөрүче кыргыйлашкан сукбай этләр һөҗүменнән саклануның бердәнбер юлы – район аучыларыннан аларны аттыру. “Район аучылар җәмгыяте рәисе  Марс Каес улы  җитәкчелегендә, оешкан төстә, 26 җирлектә дә бу эшне башкару кирәк. Аткан хайваннарны исә үләт базларына, җиренә җиткереп, соңыннан чире таралмаслык итеп күмү зарур. Урамда йөргән этләрнең күбесе хуҗалы килеш иректә урамда йөри. Мондый 4 аяклы дусларга барысына да котыру чиренә каршы вакцинация ясалырга, исәпкә алынырга тиеш. Бәйдән ычкынган эт хуҗаларына кисәтү генә ясалмый – штраф салыначак”,- дип белдерде Фаил Мисбах улы.

Марс Гардисламовның сүзләренә караганда, шушы көннәрдә Актанышбаш авылыннан ярты чакрым ераклыкта Имәнлек урманы буенда беренче очраган очраклы төлкене атып, тикшерү өчен Казанга җибәргән булганнар – төлкенең котырган булганлыгы ачыкланган. Әлеге йогышлы авыруның ничек тиз таралуын исәпкә алганда, мәсьәләнең ни дәрәҗәдә чаң сугарлык әһәмияткә ия икәнлеге яхшы аңлашыла.  “Өстәвенә, районда кулга тиз ияләшүче, кешедән курыкмаучы дала төлкеләре нык үрчеде. Басуларда исә элеккеге кебек салам эскертләре юк – төлкеләр шуңа күрә һаман саен авылга киләләр, курыкмый иркенләп йөриләр”,- дип сөйләде район аучылар җәмгыяте җитәкчесе.

Атудан соң әлеге хайваннар күмеләсе үләт базларының сыйфаты, шулай ук, бүгенге көн кадагына суга торган мәсьәлә. Нигездә, күп җирлекләрдә әлеге базларның аяныч хәлдә, хуҗасыз ятуы, үләксәләрнең тиешенчә күмелмәве, әлеге урыннарның шул ук сукбай эт һәм төлкеләр өчен туклану, димәк, чир тарату чыганагы булуы хакында һәм бу проблеманы хәл итү юллары хакында да сүз булды утырышта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International