ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2020 ел
сишәмбе

Юк, һич куркыныч түгел, ди 103 санлы янгын сагы хезмәте җитәкчесе Илназ Шәрифҗанов. Әгәр су биеклеге 3 метр 80 см-га җитсә, бу очрак критик санала.

 

Терлекчелек белгечләре әйтүенчә, сыерларның продуктлылыгын арттыруда, нәсел эшен яхшыртуда һәм әледән-әле килеп чыга торган авыруларны кисәтүдә ясалма орлыкландыру ысулын куллану үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә.

 

Хәзерге вакытта Чүпрәле районында ун меңгә якын савым сыеры исәпләнә. Аларның 5319ы шәхси хуҗалыкларда асрала. Шәхси сөт терлекләренең 50 проценты гына, әмма, ясалма орлыкландыру ысулы белән каплатыла, башка милеккә караган авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә ул күрсәткеч 75 процентны тәшкил итә.

Мондый очракта  сез товарны ценникта күрсәтелгән бәядән сатуны таләп итә аласыз.


16
март, 2020 ел
дүшәмбе

Меңнәр авылында яшәүче Дүния апа Вәлиевага шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Район Советы аппараты җитәкчесе Альберт Тимиров Дүния апаны олуг юбилее белән котлап, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды. Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов күчтәнәч кабы белән бергә быелдан күркәм бәйрәмнәрен каршылаучы юбилярларга үзенең котлау открыткасын юллый. Альберт Индәриф улы район башлыгының да тәбрикләүләрен җиткерде.

Бүген сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта “XXI гасыр проблемалары яссылыгында Гаяз Исхакый” төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Актаныш районы мәктәпләреннән килгән 15 укучы Гаяз Исхакый иҗатын бүгенге чор тормышы белән бәйләп фәнни эшләрен яклады. 

Якшәмбе көнне юбиляр, үзенең  гомер бәйрәме уңаеннан, балалары, күпсанлы онык-оныкчыклары белән беррәттән район хакимияте исеменнән дә котлаулар кабул итте. Район башкарма комитетының икътисад бүлеге җитәкчесе Ойгөл Мирзашәрипова гомеренең туксанын бишенче  баскычына күтәрелгән Наилә Ислам кызына   Россия Президенты В.Путинның  һәм район башлыгы Энгель Фәттаховның котлау хатын,  күчтәнәч кабын ирештерде.

12 март көнне Актаныш муниципаль районы балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы  утырышы узды. Утырышны комиссия рәисе Ләйсән Нурлыева алып барды. Утырышта 6 административ эш тикшерелде. Тикшерелгән административ эшләр буенча дүртесенә кисәтү ясалды, икесенә штраф салынды. Аккүз, Яңа Кормаш мәктәпләренең профилактик юнәлештә эшчәнлеге буенча чыгышлар тыңланды. Шулай ук утырышта ведомствоара реабилитацион консилиум составына үзгәрешләр кертү буенча карар чыгарылды.

Әлеге мәртәбәле исем Риза Фәхретдин улы Ишморатовка (Риза Ишморат) халык депутатларының XXI чакырылыш Актаныш район Советы президиумының 1 декабрь  1993 ел карары нигезендә бирелә.

Чалманарат авыл җирлеге быел да язгы ташуны тулы әзерлек белән каршы аша.

Быел яз нинди булыр? Язгы ташуны кайчан көтәргә? Белгечләр, синоптиклар нәрсә фаразлый?


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International