Терлекчелек белгечләре әйтүенчә, сыерларның продуктлылыгын арттыруда, нәсел эшен яхшыртуда һәм әледән-әле килеп чыга торган авыруларны кисәтүдә ясалма орлыкландыру ысулын куллану үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә.
Хәзерге вакытта Чүпрәле районында ун меңгә якын савым сыеры исәпләнә. Аларның 5319ы шәхси хуҗалыкларда асрала. Шәхси сөт терлекләренең 50 проценты гына, әмма, ясалма орлыкландыру ысулы белән каплатыла, башка милеккә караган авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә ул күрсәткеч 75 процентны тәшкил итә.
Кече Чынлы авылында Мансур Шәйдуллин дистә елга якын сөт терлекләре тота. Бүген бу гаилә карамагында биш сыер бар, барысы да яхшы токымлы. Берничә атна элек кенә икесе бозау китергән. Сөтне дә мулдан бирәләр – тәүлеккә уртача 22 килограмм чамасы. Әле бу кыш айларында. Җәйгә чыккач аларның продуктлылыгы тагын да арта. Саву аппаратлар ярдәмендә башкарыла. «Элекке елларда сыерлар асрау бик кыенга туры килә иде. Каплату вакыты җиткәч бигрәк тә. Төрле һава шартларына карамастан, сыерның мөгезеннән тотып «колхоз» фермасына бара идек. Ясалма орлыкландыру эшенә Илгиз Сафиуллов керешкәч, маллар асрау бик җиңеләйде. Бер шалтырату белән үк килеп тә җитә. Үзе югары белемле мал табибы булганлыктан, файдалы киңәшләрен дә бирә. Без бик канәгать», – ди йорт хуҗасы Мансур Шәйдуллин.
«Терлекчелектә ясалма орлыкландыруны куллану отышлы. Беренчедән, ясалма юл белән орлыкландыру терлекләрнең ит һәм сөт бирү сыйфатын нәтиҗәле яхшырту мөмкинлеге бирә. Икенчедән, булачак малның нәселен сайларга мөмкин. Моннан тыш, ясалма орлыкландыру табигый юлдан арзангарак төшә, чөнки нәсел үгезен тоту зур чыгымнар сорый», –дип сөйли Илгиз Сафиуллов.
Хәзер районның биш авыл җирлегендә ясалма орлыкландыру пункты эшли, алар зоналарга бүленеп һәр авылга хезмәт күрсәтә. Белгечләр әйтүенчә, сыерларны орлыкландыруда нәселе билгеле булмаган түбән продуктлы үгезләрне файдаланганда бруцеллез, вибриоз, трихомоноз, лептоспироз, лейкоз кебек куркыныч авырулар йогу куркынычы бар. Малның продуктлылыгын күтәрүгә ирешү, төрле йогышлы авырулардан саклану, бозаулау срокларын төгәл билгеләү өчен, һичшиксез, ясалма орлыкландыруга күчәргә кирәк. Мондый үгезләрнең орлыгы барлык санитар таләпләргә туры килә, хайваннарның йогышлы авырулар белән йогышлану куркынычы да булмый.