Барыбызга да таныш хәл: кибет киштәсеннән товарны бер бәядән алабыз, ә кассада аны, кагыйдә буларак, югарырак бәядән саталар. Мондый очракта сез товарны ценникта күрсәтелгән бәядән сатуны таләп итә аласыз.
Гадәттә, сатучылар ценникны алыштырырга өлгермәүләрен аңлата, чөнки аларның эшләре күп.
Кулланучының мәгълүмат алу хокукы «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 РФ Законының 10 статьясында, РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган, товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең 11 пунктында билгеләнгән.
Мондый хәлгә юлыккан сатып алучыга кибет администраторына мөрәҗәгать итәргә, бу хәл турында хәбәр итәргә кирәк.