ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча республиканың азык-төлек базарларындагы вәзгыятьне контрольдә тоту өчен оператив штаб төзелде, аның составына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать министрлыгы, ФАСның Татарстан Республикасы Идарәсе кереде. «Безнең белгечләр көн саен кибетләрне йөреп чыгалар, алардагы азык-төлек продуктларының барлыгын контрольдә тоталар. Әгәр кайбер кибетләрдә киштәләр буш икән, бу продуктлар беткәнне аңлатмый, кешеләр, димәк, күбрәк йөри башлаган, иртәнгә алар яңадан тутырылган була», – дип, вәзгыятьне аңлатты Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Татарстанда көзге культураларны күпьеллык үләннәрне тукландыру дәвам итә. Бүгенге көнгә бу эшкә Актаныш, Чистай, Азнакай, Буа, Биектау, Мөслим, Алексеевск, Арча, Тәтеш районнары керештеләр.

Дөньяга һәр кешенең аваз салуы зур өметләр, дулкынландыргыч хисләр белән озатыла. Актаныш авылында яшәүче Лилия һәм Айзат Закировлар гаиләсе дә шушы көннәрдә  мондый бәхетле минутларны кичерде, аларның гаиләсендә ир бала туды.

Актаныштагы брифинг коронавирус үтеп керү һәм таралу куркынычын булдырмауда күрелгән чаралар, профилактик эшчәнлеккә багышланды.  Брифинг эшендә район башлыгы Энгель Фәттаховның шәхсән катнашуы ук коронавирус буенча вәзгыятьнең гади булмавын дәлилләде.

16 март көнне Актаныш муниципаль районының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наира Баһаутдинова икенче тапкыр әни булды.

Канатлы дусларыбыз - кошлар җылы яклардан кайта башлады. Быел да Такталачык мәктәп-интернаты укучылары аларны каршыларга ныклап әзерләнделәр.


17
март, 2020 ел
сишәмбе

17 март  көнне Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов, расланган график нигезендә, алдан кабул итүгә язылган гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте.  Район башлыгына мөрәҗәгать итү нигездә торак шартларын яхшырту, җир һәм мөлкәт мәсьәләләре, эшкә урнашу, килешү шартларын үтәүдә хокуклар сакланмау буенча булды.

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан Чаллы территориаль органы белгечләре Актаныш авылында тулы бер чаралар комплексын үткәрде. Чараларның төп максаты – район халкына гамәлдәге законнарны ачыкларга ярдәм итү, кулланучылар базары өлкәсендә аларның хокукый грамоталылыгын арттыру.

“Кавыштыру кичләре”нең чираттагы 16 март көнне Әтәс авыл җирлегендә оештырылды. Пучы, Теләкәй, Түке, Татар Суыксуы җирлекләрендә көн күргән буйдаклар кызлар күзләде биредә. Әтәс авыл җирлеге башлыгы, мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган күңелле уен-тамаша егет-кызларның төрле яклап сәләтләрен ачуга юнәлдерелгән иде. Залга җыелучылар рәхәтләнеп күңел ачты, җыр-биюдә осталыкларын күрсәтте. Хәзер инде нәтиҗәсен көтәбез.

Быел “Чишмә” агрофирмасы ун берәмлек тракторны һәм өч тагылма коралны техник карауга әзерләгән.

- Барлык техника да төзек. Барысында да ут сүндергечләр, аптечкалар бар. Тормоз, руль системасы, тышкы яктырту җайланмалары төзек. Безнең тарафтан дәгъва юк, - дип бәяләде район буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдус Хәкимов.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International