Канатлы дусларыбыз - кошлар җылы яклардан кайта башлады. Быел да Такталачык мәктәп-интернаты укучылары аларны каршыларга ныклап әзерләнделәр.
Хезмәт атналыгы кысаларында укучылар, фән педагогы Рөстәм Шәймәрданов җитәкчлегендә, сыерчык оялары ясадылар. Канатлы дуслар өчен ясаган оялар бик матур, үзенчәлекле килеп чыккан.
- Кошлар турында кайгырту - безнең бурыч һәм без аны сыерчык оялары ясаудан башладык. Ояларны мәктәп бакчасына элеп куярга булдык. Кошлар безнең ояларны сайлап, бала чыгарырлар,- ди укучылар үзләре.