Закировлар гаиләсе икенче тапкыр әти-әни булу бәхетен кичерә

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

Дөньяга һәр кешенең аваз салуы зур өметләр, дулкынландыргыч хисләр белән озатыла. Актаныш авылында яшәүче Лилия һәм Айзат Закировлар гаиләсе дә шушы көннәрдә  мондый бәхетле минутларны кичерде, аларның гаиләсендә ир бала туды. Актаныш районы башкарма комитеты икътисад бүлегенең әйдәп баручы белгече Лилия Илшат кызы икенче тапкыр әни булды. Закировлар йортының яме тагын артты. Лилия һәм Айзатка  җан җимешләренең таза, шәфкатьле, бар яклап та камил, бәхетле бала булып үсүен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International