Бик тиздән язгы кыр эшләре башлана, димәк машина - трактор паркларыннан, гаражлардан техника кырга кузгалачак. Эшләрнең көйле баруы беренче чиратта техниканың төзеклегенә бәйле. Шуны истә тотып, иртә яздан авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техник караулар гамәлләштерелә.
- Механизатор авыл хуҗалыгы предприятиесендә иң җаваплы эшләрне башкара. Ул булмаса ашлык кына түгел, ит, сөт тә юк дигән сүз. Димәк, авыл хуҗалыгында төп байлыкны игенче тудыра. Ә моның өчен яхшы коралланыш кирәк. Иң мөһиме техниканың төзеклеген тәэмин итәргә һәм аны хәвефсез файдалану таләпләрен үтәргә кирәк,—диде Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдус Хәкимов, “Башак” хуҗалыгы һәм “Чишмә” агрофирмасындагы техниканың язгы кыр эшенә әзерлеге белән танышканнан соң.
.jpg)
“Чишмә” агрофирмасындагы техниканың язгы кыр эшләренә эзерлеге махсус комиссия тарафыннан бүген тикшерелде.
Биредә техниканы көздән үк ремонтлый башлыйлар, бу эш кыш айларында да тукталмый, белгечләр үз урыннарында, запас частьләр белән проблема юк, эшчеләрне кайнар аш белән тәэмин итәләр.
.jpg)
Быел “Чишмә” агрофирмасы ун берәмлек тракторны һәм өч тагылма коралны техник карауга әзерләгән.
Илдус Мәхиян улы карау үткәргәндә тракторларның һәм тагылмаларпның дәүләт теркәү билгесе, теркәү турында таныклыгы, тракторчы-машинистның тиешле категорияле таныклыгы, шулай ук ОСАГО полисы булуына игътибар итә. Ә карауга куелган техника энәсеннән җебенә кадәр тикшерүчеләр күзеннән үтә.
- Барлык техника да төзек. Барысында да ут сүндергечләр, аптечкалар бар. Тормоз, руль системасы, тышкы яктырту җайланмалары төзек. Безнең тарафтан дәгъва юк, - дип бәяләде район буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдус Хәкимов.
Районда исә техник карау график нигезендә дәвам итә.