Баһаутдиновлар гаиләсен тәбрик итәбез!

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

16 март көнне Актаныш муниципаль районының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наира Баһаутдинова икенче тапкыр әни булды. Наира һәм Рөстәм Баһаутдиновлар гаиләсендә ир бала дөньяга килде. Нәсел дәвамчысының авырлыгы 3,750 грамм.

Баһаутдиновлар гаиләсенең куанычын уртаклашабыз. Нәниегез үзе белән өегездә тагын да күбрәк бәхет, шатлык, иминлек алып килсен. Балаларыгыз сау-сәламәт, бәхетле, иманлы, булып үссеннәр. Гаиләгезгә - мәхәббәт, бәхет, имин, тыныч тормыш!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International