АКТАНЫШТА ДЕМОГРАФИК “РЕВОЛЮЦИЯ” БУЛЫРМЫ?: Район җирлекләрендә буйдакларны тик яткырмыйлар

2020 елның 17 марты, сишәмбе

Ни кызганыч, буйдаклар проблемасы, елдан – ел кискенләшеп,  ул “глобаль проблема”га әйләнеп бара. Шәһәрләрдә  әлеге мәсьәлә  күпкатлы йортлар арасында кереп югалган кебек тоелса,  авыллардагы  буйдаклар, ялгызлар проблемасы караңгы төндә күзне ертып керә башлады. Буйдаклар арткан саен, демографик күрсәткечләр түбәнәйгәннән-түбәнәя.

Актаныш районы өчен дә  ялгызаклар проблемасы баш бәласенә әверелде. Бүгенге көндә районда 700дән артык ир-ат шушы статусны йөртә. Аларның яртысыннан күбрәге гаилә корып, районның демографик вәзгыятен тамырдан үзгәртергә сәләтле, тик... яше утыздан узган егетләр үзләре генә кызлар белән таныша алмый. Әллә теләк юк, әллә йөрәк җитми шунда – аңлашылмый.

Аптырагач, авыл егетләрен өйләндерү мәсьәләсен, зурлап, җирлек башлыкларына йөкләп куйдылар. Шуннан соң Актанышта бу юнәлештә шактый актив эшчәнлек җәелдерелде. Берничә җирлек берләшеп, мәдәният йортларында “кавыштыру кичләре” оештырып җибәрде.  Җирлек башлыкларына  әлеге  чараларга үзләренең өйләнмәгән егетләрен, кияүгә чыкмаган кызларын алып килү бурычы йөкләнде. Билгеле, залда җыелганнар бер кичтә генә танышып-кавышмый анысы, шулай да әлеге кичләр ядгызаклар өчен алга таба үзара аралаша башлауга нигез булып тора.

“Кавыштыру кичләре”нең чираттагы 16 март көнне Әтәс авыл җирлегендә оештырылды. Пучы, Теләкәй, Түке, Татар Суыксуы җирлекләрендә көн күргән буйдаклар кызлар күзләде биредә. Әтәс авыл җирлеге башлыгы, мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган күңелле уен-тамаша егет-кызларның төрле яклап сәләтләрен ачуга юнәлдерелгән иде. Залга җыелучылар рәхәтләнеп күңел ачты, җыр-биюдә осталыкларын күрсәтте. Хәзер инде нәтиҗәсен көтәбез.

Сүз уңаеннан, Әтәс җирлегенең үзендә дә 30-50 яшьлек унлап буйдак исәпләнә. Кем белә, бәлки кичәге чарадан соң аларның берсе генә булса да үзенә насыйп яр табып, шул рәвешле үрнәк күрсәтер.

Актаныш районында старт алган әлеге проект демографияне уңайлатып җибәрергә тиеш - оештыручылар шушы максатны алга сөрә. Парсызларны парлы итүгә ирешә алсак, бәби туйлары гөрли башлар кебек.  Бирсен Ходай!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International