КӨНҮЗӘК МӘСЬӘЛӘ: Актаныш районында, коронавируска бәйле рәвештә, азык-төлек белән тәэмин ителештә бернинди өзлеклелек тә булмаячак!

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

Актаныштагы брифинг коронавирус үтеп керү һәм таралу куркынычын булдырмауда күрелгән чаралар, профилактик эшчәнлеккә багышланды.  Брифинг эшендә район башлыгы Энгель Фәттаховның шәхсән катнашуы ук коронавирус буенча вәзгыятьнең гади булмавын дәлилләде.


Актанышта бүген ситуация тотырыклы, паникага бирелерлек нигез юк. Шулай да, саклану максатыннан, район эчендә күп халык катнашындагы чараларны үткәрмәскә яисә үткәрү вакытын кичектерергә кушылды. Коронавирус белән бәйле рәвештә мәктәпләрдә каникуллар инде 19 марттан ук башланачак. Язгы каникул чорында сәяхәтләрдән тыелып тору хәерле, аеруча чит илләргә.


Брифинг барышында шулай ук чит илләрдә булып кайткан актанышлыларның кичекмәстән медицина хезмәткәрләре контроленә алыначагы искәртелде. Сүз уңаеннан, азык-төлек буенча Актаныш районында бернинди өзлеклелек тә булмаячак.


Һәркем үзенең, балаларының, туганнарының сәламәтлеген кайгыртып яшәргә, ә моның өчен гап-гади таләпләрне үтәргә тиеш. Бу кагыйдәләр һәркемгә таныш – көн дәвамында кулларны сабынлап ешрак юарга, эш урыннарында бүлмәләрне юешләп җыештырып, ике сәгать саен җилләтергә, юыну бүлмәләрен шәхси антисептик гигиена чаралары белән тәэмин итәргә.


Район башлыгы Энгель Фәттахов район эчендә, авылларда яшәүчеләрне әлеге инфекциядән саклау буенча бөтен чаралар күреләчәк дип ышандырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International