СӨН ЕЛГАСЫ 1 МЕТР 80 САНТИМЕТРГА КҮТӘРЕЛДЕ: БУ КУРКЫНЫЧМЫ?

2020 елның 17 марты, сишәмбе

Юк, һич куркыныч түгел, ди 103 санлы янгын сагы хезмәте җитәкчесе Илназ Шәрифҗанов. Әгәр су биеклеге 3 метр 80 см-га җитсә, бу очрак критик санала.

Сөн елгасы агымы язгы ташу чорында Гадәттән тыш хәлләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан ныклы контрольдә.

Актаныш районының Аккүз, Аеш, Меңнәр, Яңа Байсар авылларындагы гидропостларда көн саен 8.00 һәм 16.00 сәгатьләрдә елгада су биеклеге үлчәнә. Әлегә бу саннар гражданнар иминлеге өчен куркыныч тудырмый.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International