Бүген сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта “XXI гасыр проблемалары яссылыгында Гаяз Исхакый” төбәкара фәнни-гамәли конференция узды.
.png)
Актаныш районы мәктәпләреннән килгән 15 укучы Гаяз Исхакый иҗатын бүгенге чор тормышы белән бәйләп фәнни эшләрен яклады.
.png)
Жюри әгъзалары- Тукай бүләге иясе Илфак Ибраһимов, “Азатлык” радиосы хәбәрчесе Римма Бикмөхәммәтова, Татарстанның атказанган укытучылары Ләйсән Әминова белән Ландыш Әһлетдинова чыгыш ясаучыларның эшләрен бәяләде.
.png)
Конференция төгәлләнгәч, журналист, җәмәгать эшлеклесе Римма Бикмөхәммәтова татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән түгәрәк өстәл янында сөйләшү үткәрде. Төп тема- туган тел укытуда килеп туган проблемаларны чишү.
.png)
Укучылар һәм укытучылар гимназия эшчәнлеге белән танышты, якташыбыз, халкыбызның моң патшабикәсе Әлфия Авзалованың интерактив музеенда экскурсиядә булдылар.