Балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышында алты эш каралды

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

12 март көнне Актаныш муниципаль районы балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы  утырышы узды. Утырышны комиссия рәисе Ләйсән Нурлыева алып барды. Утырышта 6 административ эш тикшерелде. Тикшерелгән административ эшләр буенча дүртесенә кисәтү ясалды, икесенә штраф салынды. Аккүз, Яңа Кормаш мәктәпләренең профилактик юнәлештә эшчәнлеге буенча чыгышлар тыңланды. Шулай ук утырышта ведомствоара реабилитацион консилиум составына үзгәрешләр кертү буенча карар чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International