ДОНБАСС ШАХТАЛАРЫНДА КҮМЕР ЧАПКАН КЫЗГА - 90!

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

Меңнәр авылында яшәүче Дүния апа Вәлиевага шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Район Советы аппараты җитәкчесе Альберт Тимиров Дүния апаны олуг юбилее белән котлап, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды. Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов күчтәнәч кабы белән бергә быелдан күркәм бәйрәмнәрен каршылаучы юбилярларга үзенең котлау открыткасын юллый. Альберт Индәриф улы район башлыгының да тәбрикләүләрен җиткерде.

Бүләк-күчтәнәчләр өлкән райондашларга хәзерге буынның рәхмәте дә ул. Аккүз авыл җирлеге башлыгы Галина Имамова да җирлекнең ак әбисенә ихлас теләкләрен әйтеп, бүләк тапшырды. Җитәкчеләрне үзен искә алып, зурлап котлавына Дүния апаның, балалары, оныкларының бик күңеле булды. Юилей бәйрәме тагы да тулыланып, түгәрәкләнде.

Өлкәннәрнең шәхси биографиясе илебез тарихы белән бәйле. Дүния әби дә очрашу вакытында истәлекләрен хәтереннән яңартты. Ул гади крестьян гаиләсендә туа. Бик яшьли Донбасс шахталарын күрергә туры килә авыл кызына. Донбасс шахталарына эшче көчләр җитми дип, 17-18 яшьлек кызларны вербовать итәләр. Аяктагы чабаталары Камбаркага барып җиткәнче үк, тишелеп, сүсәреп бетә. Булачак шахтерларны тауар вагоннарына төяп алып китәләр. Бер ел шахтада күмер чаба татар кызлары. Туган якка кайткач та, авыр эш көтеп торган икән. Дүнияләрне урман кисәргә җибәрәләр. Колхоз бер түгәрәк ипи, бер чиләк бәрәңге бирә, үгез җигеп авылдаш кызлары белән Төкәй урманнарына киткәннәре 90 яшенә җиткәндә дә исендә Дүния апаның.
Хәзерге иркен тормышка исе китә аның:

- Язын атларга көздән абзар түбәсен япкан саламны йолкып бирә идек, ашатырга берни юк бит,- ди сугыштан соңгы елларга кайтып.

Ә бүгенге тормышны җәннәткә тиңли юбиляр. Дүния апа өчен балалары җәннәт тормышы ясаганнар, ул балаларының кайгыртуында, игътибарында гомер итә. Аларның назы, күңел җылысы Дүния апаның гомерен озайта да инде.


Яшь чагында гомер ничек тә уза, картайгач, бәхет булсын, диләр. Сугыш ачысы, сугыш китергән түзә алмаслык авырлыкларны сабырлык белән үткәргән озак яшәрләргә карап сокланабыз. Әгәр кадер-хөрмәттә яшиләр икән, моннан да олы куаныч юктыр. Дүния апа Вәлиева шундый бәхетле затларның берсе!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International