МАХСУС ПРОЕКТ: Актаныш районының өченче санлы Мактаулы гражданы – Ишморатов Риза Фәхретдин улы

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

Әлеге мәртәбәле исем Риза Фәхретдин улы Ишморатовка (Риза Ишморат) халык депутатларының XXI чакырылыш Актаныш район Советы президиумының 1 декабрь  1993 ел карары нигезендә бирелә.

Риза Ишморат 1903 елда Башкортстан АССРның Янавыл районы Бәдрәш авылында дөньяга килә. Беренче белемен дә туган авылы мәдрәсәсендә, әтисеннән ала. 1919 -1922 елларда Уфа педагогия техникумында белем ала, аннан соң Минзәлә шәһәрендәге балалар йортында тәрбияче булып эшли. 1940-1941 елларда Министрлар Советы каршында Сәнгать эшләре идарәсе җитәкчесенең урынбасары булып эшли. 1942 -1946 елларда Совет Армиясендә “Ватан өчен” газетасында җаваплы редактор вазыйфасын башкара, майор дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Берлинны алганда каты яралана. Сугыш чорындагы хезмәтләре өчен Кызыл Йолдыз ордены һәм күпсанлы медальләргә лаек була.

Сугыштан соң Риза Ишморат бөтен хезмәтен әдәбиятны үстерүгә багышлый. Барлыгы 40 пьеса яза, тәрҗемә өлкәсендә югары уңышларга ирешә. Актаныш районы Уразай авылында яшәгән чордагы хатирәләре күпсанлы әсәрләрендә  чагылыш таба.

Әдәбият һәм театр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен Риза Ишморат 1953 елда — Татарстан АССРның, ә 1983 елда РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемгә лаек була. Ул шулай ук Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1973) һәм ике тапкыр (1957, 1963 елларда) «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Актаныш районының өченче санлы Мактаулы гражданы 1995 елда вафат була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International