КӨНҮЗӘК МӘСЬӘЛӘ: Актаныш язга әзерме?

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

Быел яз нинди булыр? Язгы ташуны кайчан көтәргә? Белгечләр, синоптиклар нәрсә фаразлый?


- Язгы ташуның актив чоры ел саен апрель башына туры килә. Тик без инде халыкны бүген үк су басу куркынычы булган зоналарда әзерлек эшләрен күрергә чакырабыз, - ди янгынга каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча 15нче отряды 103нче янгын сакчылыгы бүлеге җитәкчесе Илназ Шәрифҗанов. - Кар акрынлап эресә, куркыныч юк. Ләкин кисәк җылытып җибәрсә, бик катлаулы булачак. Билгеле, районда су басу янаган зоналар бар. Без аларны беләбез. Кайдадыр су югарырак күтәрелергә, кайдадыр боз тыгылырга мөмкин. Март башында һава торышы игътибар үзәгендә. Язгы ташу җирнең ни дәрәҗәдә туңган булуына, көзге туфракның дымлылыгына, кар запасына да бәйле булачак.

Бүгене көндә юл кырыйларындагы суүткәргеч торба авызларын ачу бара. Шәхси хуҗалыклар да капка төпләрен кардан арындыру, су юлларын ачу эшләрен соңартмасын иде. Балыкчыларга да язгы чорда елга-күл өстендәге бозга керүдән тыелып тору яхшы булыр. Язгы ташу чорында балалар иминлеге дә беренче урында булырга тиеш. Укучыларның язгы каникуллары башлану алдында. Өлкәннәр саклык кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеген, су буйларына төшүнең бик куркыныч тәмамланырга мөмкин икәнен даими искәртеп торса, бер дә зыянга булмас.

Белгечләр елгалардагы бозны апрель аеның беренче декадасында кузгалыр, дип фаразлый. ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән төзелгән "Ташкын" оператив планы нигезендә язгы ташуга әзерлек эшләре алып барыла, җирлекләрдә җыелышлар, штаб утырышлары уза. Язгы ташуны имин үткәрергә язсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International