ЯҢАЛЫКЛАР


31
июль, 2020 ел
җомга

Актаныш районында бүген район үзәгендә ике урында һәм җирлекләрдә корбаннар чалынды. Быел да, гадәттәгечә, район башлыгы Энгель Фәттахов, аның урынбасарлары корбанга олы мал чалдырды. Пандемия шартларында быел җәмәгать белән корбан итеннән авыз итү үткәрелми. Корбан ашлары үзәк хастаханәдә дәваланучылар, картлар йортында яшәүчеләр, "Бүләк" лагеренда ял итүче балалар өчен үтәчәк. Җирлекләрдә корбан ите таратып бирелә. Актаныш авылында да бүген 150 дән артык өлкәнгә һәм балаларга корбан ите таратылды.

"Әнәк" агрофирмасының лаборанты һәм бозаулар караучы Альбина Салихова үзенең бер көне белән таныштырды.

 Салихова Альбина Мөдәррис кызы "Әнәк" агрофирмасында яшь бозаулар карый. Бер үк вакытта лаборант вазыйфасында да ул. Үз эшен яратып, намус белән башкаруын хезмәттәшләре дә, җитәкчеләр дә көн саен күреп тора. Терлекчелектә озак еллар нәтиҗәле хезмәте югары бәяләнә Альбина апаның. Ул Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты һәм башка дәүләт бүләкләренә лаек булган терлекче.

Көн саен иртәнге дүртенче яртыдан аяк өстендә Альбина апа. Ишек алдындагы абзарында савым сыерлары көтеп тора аны. Сыерларын савып, көтүгә куган арада дистәләгән кош-кортларын да карап өлгерә уңган ханым. Ире Назыйф абыйны, каенатасы, 87 яшьлек Әхмәтшәех бабайны иртәнге аш белән сыйлагач, Альбина апа иртәнге алтыга фермага юнәлә.

- Башта фермадагы тәртипне барлыйм, аннан кызларның сыер сауганы белән танышам, савым тәмамлангач, сөтнең сыйфатын, майлылыгын тикшерәм. Фермадагы барлык исәп эше өчен җаваплы бит мин, сыер савучыларның хезмәт хакы нәкъ менә мин алып барган табель аша хисаплана, шуңа күрә ялгышырга ярамый,- ди Альбина апа эш барышы турында сөйләгәндә.

Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге стадионда Корбан Гаетендә катнашты.

Корбан гаете мөбәрәк булсын!

Хөрмәтле мөселман кардәшләр, райондашлар!

 

Сезнең барыгызны да Корбан гаете белән район Советы, район башлыгы һәм шәхсән үз  исемемнән ихлас котлыйм.

 

Бүген мөселман дөньясы өчен олуг бәйрәм. Дөньяның һәр почмагында зурлап билгеләп үтелә Корбан бәйрәме.  Безнең өчен дә көтеп алган бәйрәмнәребезнең берсе ул. Яңа гына Ураза гаетен каршы алган идек. Ул чагында  да алдыбызда торган зур эшләрне иминлек белән, хәвеф-хәтәрсез башкаруда хәер-фатиха сорадык. Аллага шөкер, кырларда мул уңыш үсте. Корбан гаетен дә матур уңышлар белән каршы алабыз. Һәр өлкәдә райондашларыбыз республикада Актаныш данын яклап эшли.

 

 Халкыбыз да, республика, район җитәкчелеге дә дини кануннарга хөрмәт белән карый, дини бәйрәмнәребез республика югарылыгында билгеләп үтелә. Пандемия шартларында да милләттәшләр һәр җирдә ачык һавада Корбан гаетен укый бүген. Районыбызда озак еллар дәвамында имам-мөхтәсиб Руслан хәзрәт Мортазин җитәкчелегендә аксакалларның, мөслимә-мөгаллимәләрнең, имамнарның, абыстайларның дини тәрбия һәм гыйлем бирүдә нәтиҗәле эшләүләре өчен рәхмәт белдерәм. Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә дә без алар белән киңәшләшеп эш оештырабыз.

 

Актаныш – саф татар районы. Эш-гамәлләребездә дә чагыла ул. Ел саен Корбан чалучыларыбыз арта. Район җитәкчелеге дә олы малны корбанга чалдыра. Кабуллардан булсын!

калучыларга район имамнары җитәкчелегендә таратылачак. Сихәте һәм бәрәкәте булсын!

 

Корбан гаете белән! Бергәләп бәйрәм итик, исән-сау булып, имин тормышта, бердәм тупланып, киләчәктә дә эшлик һәм яшик.

Бүген барлык мөселман дөньясы зур бәйрәмне  – Корбан гаетен каршы алды. Актаныш районы җирлекләрендә иртәнге сәгатьләрдә үк укылган бәйрәм намазыннан соң мөселманнар Аллаһ ризалыгы өчен Корбан чалырга кереште. Гает өч көн буе дәвам итәчәк.

Яңгырлы елларны икмәк язмышы өчен ут йоткан рәиснең үз эшләү методикасы: комбайннар башлап  юл буендагы полосалар янындагы теземнәргә тотынды. “Яңгыр яуса, күләгәле полоса буйлары иң проблемалы урынга әверелә. Тәҗрибәдән беләбез. Бу урында иген теземнәрдә көе  калса, авыр җилли, кипми, дымлы була. Шуңа күрә башта куркыныч участокларны үтәбез”, - ди ул.


30
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Ел саен урып-җыю кампаниясе вакытында хезмәтне саклауга зур игътибар бирелә.  Бу чорда урып-жыюда катнашучы комбайннарның, тракторларның, ашлык эшкәртү техникасының, янгын сүндерү машиналарының  торышы даими тикшерелеп тора. Җаваплы затлар тарафыннан рейдлар  гамәлләштерелә.

Актаныш районы хуҗалыклары борчак суктыруны дәвам итә. Бүгенге көнгә  гомуми мәйданы 2 831 гектарны тәшкил иткән борчак басуларының 450 гектарында эш төгәлләнгән. Гектар куәте – 31 центнер. Район буенча   әлегә бары тик “Тамыр” җәмгыяте генә борчакны тулысынча алып бетерде. Макталырлык үрнәкне башка хуҗалыклар да өлге итеп алыр дип ышаныйк!

Быел Актаныш аграрийлары урып-җыю кампаниясен, узган елга карый, 3-4 көнгә алданрак башлады.  Район игенчеләре 2020 елда рекордлы икмәк алырга ниятли – басу-кырларда күкрәп үскән мул уңыш канатландыра җир улларын.  Узган ел актанышлылар урып-җыюны 44 көндә төгәлләүгә ирешкән булса, быел алтын бөтрекләрне 31 көндә амбарларга кайтарып бетерү мөмкинлеге бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International