"Әнәк" агрофирмасының лаборанты һәм бозаулар караучы Альбина Салихова үзенең бер көне белән таныштырды.
Салихова Альбина Мөдәррис кызы "Әнәк" агрофирмасында яшь бозаулар карый. Бер үк вакытта лаборант вазыйфасында да ул. Үз эшен яратып, намус белән башкаруын хезмәттәшләре дә, җитәкчеләр дә көн саен күреп тора. Терлекчелектә озак еллар нәтиҗәле хезмәте югары бәяләнә Альбина апаның. Ул Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты һәм башка дәүләт бүләкләренә лаек булган терлекче.
Көн саен иртәнге дүртенче яртыдан аяк өстендә Альбина апа. Ишек алдындагы абзарында савым сыерлары көтеп тора аны. Сыерларын савып, көтүгә куган арада дистәләгән кош-кортларын да карап өлгерә уңган ханым. Ире Назыйф абыйны, каенатасы, 87 яшьлек Әхмәтшәех бабайны иртәнге аш белән сыйлагач, Альбина апа иртәнге алтыга фермага юнәлә.
- Башта фермадагы тәртипне барлыйм, аннан кызларның сыер сауганы белән танышам, савым тәмамлангач, сөтнең сыйфатын, майлылыгын тикшерәм. Фермадагы барлык исәп эше өчен җаваплы бит мин, сыер савучыларның хезмәт хакы нәкъ менә мин алып барган табель аша хисаплана, шуңа күрә ялгышырга ярамый,- ди Альбина апа эш барышы турында сөйләгәндә.
.png)
Савым торагыннан соң яшь бозаулар бүлегендә эше дәвам итә әле терлекченең. Көндезге унбердә өенә ашыга ул, кайтып көндезге аш әзерли. Җәйге каникулда оныклары да дәү әниләре янына кунакка килгән, алар белән мәш килеп, эшкә барыр чак та җитә.
16.00 сәгатьтә кичке савым башлана. Альбина Салихова янә фермада. Иртәнге кебек үк сөтләр тикшерелә, бозауларга тиешле тәрбия бирелә. Сәгать кичке сигездә генә өенә кайтып җитә терлекче ханым. Көтүдән кайткан сыерларны савып, хуҗалыктагы эшләрне тәмамлаганда кичке уннар тула. Альбина апа бар эшкә дә өлгерә, чөнки гаиләдәгеләрнең барысы да аңа ныклы терәк. Тормыш иптәше Назыйф абый белән игелекле балалар тәрбияләп үстерәләр.
Кызлары Миләүшә, кияве Илназ белән Әлмәт шәһәрендә яшиләр, уллары Назыйм белән килене Илзидә үзләре янында гына, башка чыгып оныклар үстерәләр, төп ярдәмчеләре. Кече уллары Наил Әтәс кызы Ильгина белән яңа гына гаилә корып җибәргәннәр, төп нигездә туйлар гөрләтеп, килен төшергәннәр. Салиховлар гаиләсе оныклары белән бай: Айдар, Наил, Рамзан, Зәлинә янына тагын берәү өстәлергә тора, Назыйф белән Илзидә бәби көтә. Альбина белән Назыйф Салиховлар Чирү авылында гына түгел, районда үрнәк гаилә, 2015 нче елда аларга "Мәхәббәт хәм тугрылык" өчен медале тапшырыла.
60 яшьлек юбилеен каршылаган көннәрдә дә күтәренке күңел, хезмәт дәрте белән көн саен ашыгып эшкә бара Альбина Мөдәрис кызы. Сәбәбе әллә ни тирәндә түгел икән, «Хезмәтемне һәрчак бәяләгән өчен район, җирлек, агрофирма җитәкчеләренә олы рәхмәтлемен!”,- ди Альбина Салихова.